top of page

Таныш булыйк!

Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә  “Туган як” музее эшли. Музей туган ягыбызга караган күмәк хуҗалыклар, мәктәп, мәдәният учаклары, җирлекнең күренекле кешеләре тарихын тирәнтен өйрәнү  макстыннан 1994 нче елда оеша. “Туган як” музееның җитәкчесе- укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Закирова Лилия Әхәт кызы.    Музейга 1980 нче елдан ук тарихи экспонатлар җыела башлый.  Хәзерге көндә  анда 600 дән артык тарихи-мәдәни  мирас тупланган.

Музейны оештыручылар
Хәкимова Мәдинә Гыйлаҗетдин кызы

  1979 елдан 2014 нче елга кадәр мәктәптә татар теле, тарих  һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләде.

 Музей оештыру эшләрен 1980 нче елда Күпербаш сигезьеллык мәктәбендә башлый. 

Хәкимов Данис Габделхәй улы

 1972 нче елдан Күпербаш мәктәбенә директор итеп билгеләнә.  1984 нче елдан Күпербаш мәктәбе Түбән Мәтәскә урта мәктәбе итеп үзгәртелү сәбәпле,  шушы урта мәктәптә директор булып эшли. 2002 нче елда лаеклы ялга чыга. 2007 нче елда вафат. 

Закирова Лилия Әхәт кызы

  1986 елдан мәктәптә эшли. Өлкән вожатый, директор урынбасары, тарих укытучысы вазифаларын башкара.  1996 елдан бирле мәктәпнең "Туган як" этнографик музее белән җитәкчелек итә.

bottom of page