top of page

Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

  «Һәр колхоз территориясендә урта мәктәп!” -- дигән девизга кушылып, Киров исемендәге колхоз җитәкчеләре һәм мәктәп коллективы Күпербаш сигезьеллык мәктәбе базасында урта мәктәп төзүне бурыч итеп куйдылар.

  1978 нче елда 192 урынга исәпләнгән мәктәп проекты эшләтелде. Ләкин төзелеш башлау өчен рөхсәт 1982 нче елда гына бирелде. Шул ук елны төзелеш эшләре башланды.   Мәктәп Киров исемендәге колхоз хисабына төзелде.

  СМУ эшчеләре белән берлектә әти-әниләр, укытучылыр һәм укытучылар коллективының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 1984-85 нче уку елында сафка басты. 

  Колхозыбызның 5 авылыннан килгән 181 бала яңа урта мәктәптә белем ала башлады.   Укучылар көче белән мәктәпкә кушып нәниләр өчен класс бүлмәләре, ашханә, башлангыч хәрби хәзерлек кабинеты, тир, мастерской, гараж, яшелчә саклагыч  өзелде.

  1984 нче елның 28 нче октябрендә мәктәпне ачу тантанасы булды.   Тантанага ул вакыттагы райкомның беренче секретаре Каюмов Д.К., районның башка җитәкчеләре килде. Бәйрәмгә танылган язучы Җ. Дәрзәман килүе ямь өстенә ямь булды.

bottom of page