top of page

Чабата (лапти)

Агач башмак

Чабата — Русьта таралган тәбәнәк аяк киеме. Авыл җирлегендә 1930 елларга кадәр кулланылышта йөри.

Күтәртмәле чабата

Юкә, карама һ.б. агачларның курысыннан, кайрысыннан яки сүсеннән үрелеп ясала.

Чабата (лапти)

Чабатаны язма чыганакларда беренче тапкыр искә алу XII гасырга карый.

201Чабата (лапти)
20180228_142426

Чабата бик тиз тузган, тишелә торган булган. Бер елга крестьян 20 пар чабата киеп туздыра алган. Шунысы яхшы булган, чабатаны һәрбер кеше үрә алган һәм материал һәрвакыт кул астында булган. Чабатаны нәрсәдән үрәләр соң? Әйе, юкә агачыннан.

Чабата

Чабаталар шулай ук белорусларда, карелларда, финнарда, мордвада, чуашларда, татарларда, украиннарда таралган була.

Күтәртмәле чабата

Юкә, карама һ.б. агачларның курысыннан, кайрысыннан яки сүсеннән үрелеп ясала. Чабатаны язма чыганакларда беренче тапкыр искә алу XII гасырга карый. Чабаталар шулай ук белорусларда, карелларда, финнарда, мордвада, чуашларда, татарларда, украиннарда таралган була.

Чабата
Агач башмак

Башмакны Мөндеш авылыннан Шәрәфиева Гөлназ алып килде.

Читек-чүәкләр

(ичиги)

Читек

Музейга Югары Мәтәскә авылыннан Гаффарова Әнисә алып килде. Әбисе Фәризәгә әнисеннән калган.

Арча читеге

Музейга укытучы Хәкимова Флюра Мидхатовна 1997 нче елда алып килде.

Читек

Укытучы Сафиуллина Фәния апаның читеге. Музейга кызы Газизова Алия Хәкимулловна 2015 нче елда тапшырды.

Арча чүәге.

70 еллар ахыры. Түбән Мәтәскә авылыннан Нәбиуллина Лилия Әхәт кызы тапшырды.

Ирләр читеге

Музейга 1980 нче елда Хәсәнова Әлфия алып килгән. Шәяхмәтова Тәскирә апа гаиләсе истәлеге.

Читек

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. (Керәшен татарлары гына кимәгән.) Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын очен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Бу төр читекне намаз яки мәсех читеге дип атыйлар. Чыннан да, биш вакыт намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак та­банлы читекләр бик җайлы.

Читек

Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар. XX йөз башларында шәһәр хатын-кыз­лары арасында озын балтырлы, ка­юлы ботинкалар да очрый. Керә­шен хатын-кызлары бер төсле, күбрәк кара күннән эшләнгән каюсыз ботинкалар кигәннәр. Бу вакытларда фабрика эшләп чыгарган көндәлек резин калушлар киелә башлый. Керәшен татарларында һәм башка халыклар белән аралаш яшәгән татарларның аягында каты табан

Чүәк

Аяк башына гына киелә торган артсыз аяк ки­еме башмак була. Халык телендә кәвеш белән башмакның аермасы бик беленми. Еш кына каеп яки алтын-көмеш укалар белән чигеп бизәлгән күн кәвешләрне дө башмак дип атау очраклары бар (каюлы, укалы, энҗеле, бәрхет башмаклар). Артсыз башмакларны гадәттә өй эчендә кигәннәр.

Читек

Материаллар алынды: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80_%D0%BC%D0%B8%D0%BB%D0%BB%D0%B8_%D0%BA%D0%B8%D0%B5%D0%BC%D0%BD%D3%99%D1%80%D0%B5

bottom of page