top of page

Галиев Әкмәли Сәләхи улы

Юнысова Зәйтүнә Шаһислам кызы

Габдрәхимов Госман Габдрәхим улы

 Фазылҗанов Габделхак Фазылҗан улы

Җәмилева Зәйтүнә Габделхак кызы

Сафина Зәйтүнә Сафа кызы

Сугыш һәм хезмәт ветераны

Юнысова Зәйтүнә Шаһислам кызы белән очрашу

    23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. 100 элек Кызыл Армия, яңа хакимиятнең армиясе барлыкка килгән. Шул вакытлардан бирле без бу көнне Ватаныбызны саклаучыларны тәбриклибез, котлыйбыз.

    Бөек Ватан сугышында катнашып илебез азатлыгы өчен үзеннән өлеш керткән сугыш һәм хезмәт ветераннары арабызда бик аз калып бара. Безнең Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең ике ветеран укытучысы исән-сау булуына без бик шат. Сугыш һәм хезмәт ветераныбызның берсе Габдрәхимов Госман Габдрәхим улы. Озак еллар Күпербаш сигезьеллык, 1986 нчы елга кадәр безнең мәктәптә математика һәм физика укыта. Икенчесе Юнысова Зәйтүнә Шаһислам кызы. Озак еллар Күпербаш мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшли.

    Бүген без Батырлык дәресенә Зәйтүнә апаны чакырдык. Яңасала авылында туып үскән 19 яшьлек кыз үзе теләп сугышка китә. Мәскәүне саклаучы 1737 зенит артиллерия полкында хезмәт итә ул. Сугыш беткәч, 1945 нче елда туган авылына кайта. Педагогия училищесында укуын тәмамлый.  Үзе шикелле үк укытучы, сугышны кичкән Сеҗе егете Галиев Әкмәли Сәләхи улына тормышка чыга. Әкмәли абый белән районның төрле мәктәпләрендә эшли алар. 1958 нче елдан Күпербаш мәктәбенә эшкә киләләр. Зәйтүнә апа башлангыч классларда укыта. Әкмәли абый – мәктәп директоры, тарих укытучысы. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Авылның үрнәк гаиләсе булып яшиләр.

    Зәйтүнә апа кече улы гаиләсе белән Арчада яши бүген. Кадерле әни, хөрмәтле әби ул. Яше  олы булса да, зиһене яхшы: үткәннәрне дә хәтерли, бүгенге көн вакыйгаларын да белә. Ветеран укытучыларга багышланган чарага ул бик теләп килде. Укучыларга  сугыш истәлекләрен сөйләде, матур теләкләрен әйтте. “Тормышлар бик матурланды, без генә картаеп киттек. Сез, балалар, яхшы тормышның кадерен белеп тырышып укыгыз, һөнәрле булыгыз. Илебезнең лаеклы ул-кызлары булып үсегез”,- дип тәмамлады ул сүзен.

     Ветеран белән очрашу җыр-биюләр белән үрелеп барды: курайчы егетләребез чыгышы, 6 класс укучысы Гыйлаҗиева Гүзәлнең матур җыры, бию төркеменең дәртле биюе.

     Батырлык дәресе барлык ветераннарыбыз өчен язылган матур шигырь юлларын укып тәмамланды.

Картаймагыз әле ветераннар,

Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

bottom of page