top of page

Мөндеш авылы тарихы

               Л.В. Мостаев йорты
   1860 елның 27 октябрендә мәчеттә имамлык вазифалары Вәлиәхмәт Габдрахман улы Мостаевка (туган вакыты - 16.08.1838) йөкләнә. 1894 елның 21 декабрендә мәхәллә халкы аңа ярдәмче итеп улы Лотфрахман Мостаевны (туган елы 1867) билгели. Л.В. Мостаев мәдрәсә белән җитәкчелек итүне дә үз өстенә ала. Мәдрәсәдә ул вакытта 70 ир бала һәм 65 кыз бала укыган. Авылда имамлык иткән Фәйзулла Мортазин әл- Мөндеши, соңрак Лотфулла Мостаев та халыкны белемле итү өчен күп көч куйганнар.
   Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре китабына Л. Мостаевның XX гасыр башында төзелгән йорты тарихи истәлек буларак кертелгән.
     1918 елдан авыл халкы өчен баштарак авыл советы, соңрак мәктәп ролен дә үтәп торган. 2004 нче елга кадәр Мостаев йорты авылда шундый танылган шәхесләр яшәгәнлеген искәртеп торды. Әлеге йорт авыл халкы өчен тарихның ачык мисалы, горурлыгы иде. Ләкин йорт бик иске булу сәбәпле сүтелде.

Мөндеш авылының мәгърифәт нуры - Фәйзулла Мортазин әл-Мөндеши

      Мөндеш авылының мәгърифәт нуры - Фәйзулла Мортазин әл-Мөндеши. Фәйзулла Мортазин әл-Мөндеши 1781 елда туа - 1850 елда вафат. Мөндеш авылы руханиларыннан тарихта тирән эз калдырган шәхес – имам Фәйзулла Мортазин әл-Мөндеши санала. Замандашлары тарафыннан “йолдызчы” дип исемләнгән Фәйзулла хәзрәт заманының камил белемле кешесе, зыялысы була. Ул математика фәннәре һәм астрономия өлкәсендә тирән белемнәр үзләштерә, кояш һәм айның тәүлеклек хәрәкәтен исәпләп календарьлар төзи, сәгатьләр һәм астрономик әсбаплар ясый. Бу әйберләр озак еллар дәвамында Ш. Мәрҗәнидә саклана. Фәйзулла абыйсы Бирәзәви Хәмзә Мөхәммәд улыннан математика, астрономиядән белем ала, аннан соң Курса мәдрәсәсендә укый һәм озак еллар шунда укыта. Аның турында Мәрҗәни болай яза: “Математика белеменә маһир (оста) иде. Ул формула һәм саннар (исчисление) белән эш итеп, хосуф вә көсуф (ай белән кояш) тотылышы, кояш чыгышы, баешы турында алдан хәбәр итә торганга, “Мөнәҗҗим Фәйзулла” дип атаклы иде. Хәзергесе көндә, - дип яза Мәрҗәни, - Фәйзулланың үзе эшләгән бер әстерлябе (астролябия), бер көррәсе (глобус) минем китапханәмдә саклана. Үзе төзегән сәгатьнамәсен күрдем. Тәкъвимате (табель-календаре) басылмыш иде”.

“Туган авылыма”

Рәсих Шәмсетдинов

Дастаннарга кергән Казан арты,

Туган җирем – Арча төбәге.

Туган авыл газиз, шуңа һәрчак,

“Мөндешем!” дип тибә йөрәгем.

Тау башында үскән мәгърүр, зифа

Наратларым, кайт, дип шаулыйлар.

Газизләрем, минем юксынуны

Бары алар гына аңлыйлар.

Үз туганым кебек якын миңа,

Туган авыл, синең һәр кешең.

Әткәм-әнкәм, наратларым көтә,

Кайтам әле сиңа, Мөндешем!

 

 

bottom of page