top of page

Музей  турында ТНВ каналы

книга казиле обл.jpg

Яңа китап:

"Казиле авылы тарихы"

Һәр төбәкнең үзенә генә хас булган кабатланмас табигате, тарихы, халкының матур традиция-йолалары, күркәм шәхесләре бар.

Арча төбәгенең бик матур урынына урнашкан Казиле авылы да үзенчәлекле тарихы, тирә-якка күркәмлеге белән танылган таш мәчете, уңган-булган халкы белән аерылып тора.

XIX-XX гасырлар чигендә кызыл кирпечтән төзелгән мәчете һәм мәдрәсәсе авылның шанлы үткәне турында сөйли. Арча якларында революциягә кадәр төзелгән һәм хәзерге көнгә кадәр саклангансанаулы гына мөселман архитектура истәлегенең берсе бит ул.

Заманында зур авыл булган. 800-900 ләп кеше яшәгән Казиле бүген районның иң кечкенә авылларыннан санала. Башлангыч мәктәбендә 2-3 бала белем ала, авыл халкы эшләр өчен бер эш урыны да, кибете дә юк. Район үзәге Арчага якын булса да юллары начар. Алдагы елларда юллы булырбыз дип өметләнеп яши авыл халкы.

Язмыш кайларга таратса да эшкә батыр, кыю булган авыл халкы. Тормышта үз юлларын тапканнар. Язучы Гайсә Гатауллин, доцент Илдар Ситдиков, подполковник Нурия Гатауллина, алдынгы бригадир Вагыйзь Зәйнетдинов, атказанган терлекче Гыйлаҗиева Гөлнур, озак еллар прокурор булган Вильдан Гыйниятов, сугыш ветераны Халисә Гафурова...һ.б. Танылган җырчыбыз Салават Фәтхетдиновның да тамырлары Казиле белән бәйле.

Бу хезмәттә авыл тарихының аерым өлешләре генә керде. Туган авылы белән кызыксынучылар аны тагы да баетыр һәм тулыландырыр дигән өметтә калам.

Авыл тарихын язуда үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм. Китапны бергәләп төзегән хезмәттәшем Казиле башлангыч мәктәбе укытучысы Арсаева Лилия Равил кызына; укучым, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы дәүләт архивында бүлек начальнигы булып эшләүче Гайнетдинова Энҗе Рифгать кызына алдагы хезмәтләрендә зур уңышлар телим. Авыл тарихы язылсын, китап буларак дөнья күрсен өчен, йорт саен кереп истәлекләрне барлаучы, фотолар җыючы тынгысыз һәм шәфкатьле Мәгъсүмова Тәнзилә Ибраһим кызына бик зур рәхмәт.

Китапта Ленар Гобәйдуллин, Илүзә Сибгатуллина, [Айнур Сабиров], Гамир Фазылҗанов фотолары файдаланылды.

Мәгърифәтле авыл тарихын язуга этәргечне биргән Арча муниципаль районы башкарма комитетының элеккеге урынбасары Мифтахетдинова Надия Равил кызына да рәхмәт. Китапны чыгаруга мөмкинлек биргән өчен Татнефтьнең Хәйрия фондына рәхмәтем чиксез.

Һәр кеше өчен үзенең туган ягы кадерле. Киләчәк буыннарга авылның үткәне һәм бүгенгесен сөйли алырлык хезмәт барлыкка килгәнгә һәркем шатланыр.

 

Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең тарих укытучысы Закирова Лилия Әхәт кызы.

bottom of page