top of page

 

Октябрь инкыйлабына кадәр мәгариф тарихы

 

     Арча районы Түбән Мәтәскә авылының мәгариф тарихы XX гасыр башында авылда гөрләп эшләп торган авыл мәдрәсәсеннән башлана. Архив материаллары  янып юкка чыгу сәбәпле, мәдрәсә тарихы юк. Шулай да, авыл мәдрәсәсендә белем алган танылган шәхесләр бар. Шуларның берсе Исхаков Вәли Исхак улы.  Ул XX гасырның 20 нче елларында республика күләмендә танылган шәхесләрнең берсе була. 1920-1921 елларда ТАССРның социаль тәэминат наркомының беренче халык комиссары, 1927-1929 елларда ТАССРның Дәүләт Планы комиссиясе рәисе булган. Мәдрәсәне укыган тагы бер зур шәхес билгеле. Ул Балтач районы Чапшар авылы кешесе Мөхәммәтзарифов Мөхәммәткасыйм Мөхәммәтзариф улы (Зарипов Касыйм Зариф улы)(1891-1967)  — мәгариф хезмәте ветераны. Балтач районы энциклопедиясендә аның Мәтәскә мәдрәсәсендә  1909 елдан 1912 елга кадәр укуы, соңрак шушы ук мәдрәсәдә мөгаллим  булып эшли башлавы әйтелә. Халык мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен М.М.Мөхәммәтзарипов  Ленин орденына лаек булган.

 

Түбән Мәтәскә авылы башлангыч мәктәбе тарихы

 

  Авылда беренче мәктәп 1917 нче елда ачылган. РТ милли архивында сакланган мәгълүматларда шушы дата әйтелә. 1921 нче елда ТАССР Мәгариф Халык комиссариаты Арча контоны (районы) буенча анкета үткәргән.  Анкетада әйтелгәнчә, мәктәпнең бинасы агач  булган, керосин лампа  белән яктыртылган. 80 квадрат/аршинлы уку бүлмәсе булган, мичкә ягып җылытылган. Үз бакчасы барлыгы, ул бакчада үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрнең укучыларны тукландыру өчен тотылуы әйтелә. Балаларны ашату 1920 нче елда гына оештырыла. Материаль-техник база бик начар булган.  Мәктәп беренче баскыч мәктәбе дип йөртелгән, кызлар һәм малайлар бергә укыганнар. 4 класска 1920 нче елда 94 бала укыган, (57 малай, 37 кыз). 1921 нче елның 1 январендә мәктәптә 100 бала белем алган (57 малай, 43 кыз).  Бу балаларның яше әйтелми. Укуда артта калган балалар  өчен өстәмә эш оештырылган. Укытучылары турында  да мәгълүматлар бар. Габитова Галимә мәктәп мөдире булган, анкетаны да ул тутырган. Ана 19 яшь булган, Урта Курса мәдрәсәсенең 6 классын тәмамлаган, партиядә торган, авылда 1917 нче елдан бирле эшләгән. Икенче укытучы 20 яшьлек Бохараева Факиха. Казанның Хөсәенов мәдрәсәсенең 6 классын тәмамлаган. Өченче укытучы Факиханың сеңлесе Бохараева Рокыя. Аңа 18 яшь, беренче елын эшли. Ул да Югары Курса мәдрәсәсенең 6 классын тәмамлаган. Һәр укытучының 24 сәгатьлек эш нагрузкасы булган.

bottom of page