top of page

Сафиуллина (Зыятдинова) Фәния Зыятдин кызы

        Сафиуллина (Зыятдинова) Фәния Зыятдин кызы 1934 нче елның 19 нчы декабрендә Күпербаш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Бала чагының  иң истә калган вакыйгаларын ул үзенең истәлекләрендә түбәндәгечә тасвирлый. 

        “Сугыш... Бу сүз балачак хәтеренә тирән уелып калган. Сугыш башланганда миңа бары  7  нче  яшь. Кулга  корал  тотып  немецларга  каршы  да  көрәшмәде  безнең яшьтәшләр, ә сугыш елларының ачысын үз җилкәләрендә татыды.

     Әтием Шәмсетдинов Зыятдинның Арча военкоматыннан фронтка алынып кайтуы  бүгенгедәй  хәтердә. ”Еламагыз,  без  дә  бармагач,  кем   барыр,  кем фашистларны дөмектереп кайтыр”, - дип юатты безне әти. Ул көнне пешкән сөтле өйрәгә беребезнең дә кашыгы күтәрелмәде.

       Аннан озатулар..., сухари хәзерләү,  әтигә юл кирәк-яраклары хәстәрләү.

       Әти киткәндә без 3 кыз, җитәкләшеп, баз өстенә менеп басып карап калдык.

“Еламагыз, балалар, мин сезгә су китерергә зәңгәр чиләкләр алып кайтырмын”,- диде ул безгә. Менә 60 ел инде без аның вәгъдәсен үтәвен көтәбез.

      Юк, үтәлми калды шул вәгъдә. Башта сагындырып-сагындырып сирәк кенә солдат хатлары килде. Суслонгир  дигән  Мари  урманына  әни  азык-төлек  тә  илтеп кайтты.  Аннан  фронт.  Яралану.  Госпиталь.  Тагын  фронт.  Фронттан  язган хатларындагы җырлары әле дә хәтердә саклана.

                                        -Аягымдагы  носкиның

                                         Икенчесе  дә туза.

                                         Матур гына яшәгәндә

                                         Яшь гомер зая уза, - дип язган иде әнигә багышлап.

                                         -Фәния, сине төштә күрдем

                                          Судан кайтып киләсең

                                          Су сораучылар күп иде

                                        Берсенә дә бирмәдең, - дигән җыр юлларын миңа багышлап язган иде ул. Чөнки  безнең  тизрәк  үсүебезне,  хуҗалыкта  кул  арасына керүебезне өмет иткән инде ул. Безнең өй яныннан чишмәгә юл үткәнлектән, эштән кайту белән киендереп безне  капка төбенә алып чыга иде,с у китерүчеләр арасында безне дә күрергә хыялланган инде ул.

              Кече сеңелебез Сания 2 яшьтә генә иде.

                                           Сания кызымның чәчләрен

                                           Икедән үрсәң иде,

                                           Матур сөйләшә торгандыр

                                           Бер кайтып күрсәң иде.  

        Солдат баласын сагынуын шулай тасвирлаган. Игелекле, туганчыл әтиебез сугыш елларында безне бик чуар гаиләдә калдырырга туры килгәнгә дә борчылган. Әни, 3 бала, әби, әтинең сеңлесенең улы,  әтинең  абыйсының   балалары -  Мәрфуга  апа, Гаяз абый. Алар эш яшендә булганга, әни солдат хатыннары файдалана торган бер генә льготадан да файдалана алмады. Апа белән Гаяз абый урман  кистеләр, окоп казырга йөрделәр. Шуңадыр әтием хатларында әнигә: “Бик чуар тормышта калдырганыма рәнҗемә”, - дип язган.

        1943 нче ел, сентябрь. Бәрәңге алган вакыт. Әнине авыл советына чакырып, әтинең хәбәрсез  югалуы турында  кара печатьле кәгазь бирделәр. Авыр, сагышлы, үзәк өзгеч вакытлар. Ышанмадык, көттек. Кышкы суыкларда тәрәзә бозын эретеп күз сыярлык  тишектән аның кайтып килүен түземсезлек белән көттек.

         1943 нче елда Күпербаш жидееллык мәктәбенең 1 нче классына укырга кердем. Язарга дәфтәр юк иде. Сумканы фанердан ясап бирделәр. Кара савыты, ручка. Куллар битләр буялып бетә, чөнки кара савытына күп салсаң түгелә, аз салсаң гел манып торырга кирәк. Дәфтәр өчен әйбер төрә торган соры кәгазь. Шуннан дәфтәр тегеп, юл сыза идек. Шулай да теләк булгач укыганбыз, арифметика дәфтәремдә 29 бишле, 4 яхшы билгесе булуы хәтердә калган. Матур ак кәгазьгә язасы килә иде, әнине бик борчыганмындыр инде. Бер дистә йомырка биреп, мине Арча базарына җибәрде, ягъни үзең теләгәнне, яхшыны ал дигәндер. Тик “баеп” кайтып булмады. Юлда бүреккә салган 10 йомырка кулдан төшеп китүгә, арттан килгән Фирдәвес апа өстенә китереп басты. Исән калган 3 йомыркага сары кәгазьдән башка нәрсә алып булмады инде.             

     Сугыш вакыты шул. Булганына канәгать булырга туры килә. Әниләрнең налог белән үзәкләренә үтәләр иде шул. Заемга мәҗбүри яздырулар, сөт заданиягә, йомырка заданиягә, май шулай ук. Сепарат авылда бер кешедә –  сепаратчы Әминәдә.

Бөтен авыл халкы шунда килә.Сөтне аерткач, сөт өстен бүлмәсендә калдырасы, кабып карарга да тилмерә идек. Бала-чагага, карт-карчыкка сепарат сөте - ашка да, чәйгә дә.

       И дөнья! Тозы, керосины да юк бит. Әниләр Казаннан (бәрәңге сатарга алып барып) 0,5 л керосинны яшереп кенә алып кайтырлар иде. Ә без казан янына куелган сукыр лампа яктысына, мич башына җыелып дәрес әзерли идек. Мәктәпкә салам көлендә пешкән  бәрәңге алып барабыз. Өйне җылыту өчен мичкә салам ягыла, аның  җылысы шул төтен белән чыгып китә. Авыр сугыш елларында мәктәптән укучылар читләшмәсен өчен, мәктәптә кайнар аш бирү бар иде.Ул өшегән  кәбестәдән пешерелгән шулпа, балалар мәктәпкә үзләре савыт алып киләләр иде.

       Ниһаять, Җиңү көне дә килеп җитте. Бәхетле балаларның әтиләре кайтты. Ә безнең калган балачак, яшьлек “әти” дип әйтергә тилмереп , “әти” дип әтисенә сыенган, иркәләнгән балаларга кызыгып үтте.

       Хәтердә 1945 нче елның 9 нчы май көне уелып калган. Мин чиләк-көянтә белән черек бәрәңге җыйнап басудан кайтып килә идем. Мәктәп директоры иптәш Юсупов колхоз идарәсеннән ишетеп кайтып килә иде. Мине күрүгә:”Сеңлем, сугыш беткән, әтиләрегез кайтачак”, - дип кычкырды. Әмма күпме генә көтсәк тә, әтигә кайту  насыйп булмады, илебез азатлыгы өчен барган сугышларда һәлак булган билгесез солдатларның берсе буларак ятып калды ул. Днепр өчен барган сугышларда юкка чыктылар инде алар. Ә әни үлгәнче тугры булып аны көтте. Үлем түшәгендә ятканда да, тәрәзәгә пәрдә кордырмады, әтинең кайтуын беренче булып күрәсе килгәндер инде.

       Бик олы җанлы, ярдәмчел, кеше күңелен тиз аңлый торган, игелекле, тырыш, сабыр кеше иде әни. Шундый чуар тормышта дәшмичә, түзем, чыдам, тешне кысып түзгәнгә авызымда бер тешем дә калмады дия иде ул.

       1946 нчы елга кадәр карточка системасы яшәде. Әти сугышка кадәр станциядә йөк бушатучылар бригадиры булып эшләде, шунлыктан бала башына 100-150 г ипи

бирәләр иде. Аны Арча станциясендәге махсус кибеттән барып алырга кирәк. Баштарак Зиннур абый баргалый иде, тик аның каршына урыс малайлары чыгып куркыта, ипиен, ипи карточкасын алып кала башладылар. Әниләр эштә. Мин төштән соң укыганга, бу эш миңа йөкләнде. Иртән чыгып китәсең, юл болын аша, чират торып ипи алгач, кайтырга чыгасың. Кайвакытта азрак кыерчык өстәлә бер буханка ипигә. Ул көнне сөенеч!!! Бер кабасың да, 100 адым йотмый суырып кына барасың... Шулай кайтып җиткәнеңне сизми дә каласың. Әй-әй, ул ипекәйнең тәмлелекләре! Юл буе хыялланып кайтасың. Ә беркөнне миннән артта ике шинельле кеше кайтканын күрдем. Чабаталарымны рәтләп бәйләгән булып, мин аларның миңа якынайганнарын көтәм. Ә үзем эчемнән генә әгәр берсе минем әти булса, үз исемемне әйтмәм, кемнең әтисе икәнен, өйдә кемнәре барын сорармын дип хыялланам. Килеп җиттеләр, үзләре миннән кем кызы булуымны сорадылар. Әти түгел иде шул. Фәтри абый белән Мәгъсүм абый миңа тизрәк өйдәгеләреннән сөенче алырга куштылар. Бала кешенең күңеле булсын, буш итмәсләр әле дип уйлаганнардыр инде. Үз әтием кайтканны хәбәр итәммени!? Фәтри абыйның хатыны Мәликә апа яшергән җиреннән 10 сумлык кызыл акча алып бирде. Ә Мәгъсүм абыйларның капкалары бикле булып чыкты. И балачак, мәктәпкә баргач, аны башкаларга сөйләп куанулар…                        

      Шулай итеп балачак истәлекләренә үсмер чак хатирәләре өстәлде, яшьлек ишек шакыды. 1950 нче елда Күпербаш җидееллык мәктәбен “отлично” га бетереп, Арча педагогия училищесына укырга кердем. Беренче стипендия. Ул куанычны ничек сурәтләргә белмим. 140 сум акчаны тотып өйгә кайтканда әни өйдә юк- эштә. Ә мин, ул кайтканчы, акчаны кая куеп сакларга белмим: мендәр астына яшерәм, өстәлдәге клеенка астына тыгам, кыскасы, кая гына куйсам да югалыр төсле. Акча биргәч, әнинең сөенүләре, “балам кул арасына керә башлады”,- дип уйлагандыр. Уку елларында шатлыгыбыз да, кайгыбыз да уртак. II курсның II семестрында рус теле диктанттан «3» булып стипедиядән колак кактым. Бик авыр булды, мин елыйм, әни борчыла. Икәүләшеп елашабыз. Аналарның бөеклеген яши- яши аңлыйбыз шул.

      4 ел үтте дә китте. Бергә чакта сөйдерә, аерылгач көйдерә торган чор җитте, эшкә урнашырга кирәк бит. Безне 3 кызны (Миңлегөл- Кукмарадан, Суфия- Күпербаштан, мин) Буа районына билгеләделәр. (Абыйсы Галиәхмәтов завроно булгач, Сөмәя Күпербашта гына калды). 10 нчы августта чемаданнар, урын- җирләр күтәреп, Буага киттек. Бөтенесе дә яхшы булыр дип уйладык инде. Сугыш елларында балалар тумагач, эшкә урнашырга бик авыр еллар иде шул. Ике кич Буада кунып, вакантлы урыннар юк дип безне кире бордылар. Өчәүләшеп мәгариф министрлыгына килдек. Анда ике урын тәкъдим иттеләр. Берсе- Үзбәкстанга, икенчесе Чиләбе өлкәсенә. Мин аны-моны уйлап тормыйча, “Чиләбе миңа”,- дидем. Направление, подъемныйларны дүшәмбе килеп алырга куштылар. Багажларны саклау камерасына урнаштырып, авылга кайтырга булдык. Җомга көн иде әле ул. Мин Казанда яшәүче укытучыларым Әсхәт абый һәм Газизә апа белән киңәшеп чыгарга булдым. Алар мине бик якын итәләр иде. Хәлне сөйләгәч, аңлашкач, Әсхәт абый Казанда калдыру, заводка урнаштыру турында әйтеп, заводка да барып кайттык. “Өйрәнчек итеп кенә алабыз”,- диделәр. Ә миңа мастер булу кирәк булгандыр инде, әйтерсең Чиләбедә көтеп торалар. Калсам берәр елдан менә дигән эшче чыккан булыр иде, якын да булыр, кайтып та йөрер идем.

     И яшьлек, уйлап бетерми бит барысын да. Имеш, 4 ел буе мин заводта эшләү өчен укып йөрдеммени!? Укытучыларым да бу фикер белән килештеләр. Чиләбе тек Чиләбе!!!

       Шимбә кичке поезд белән авылга кайттык. Ишек шакуга, әни: ”Фәния, синме?”- дип каршы алды. Күңеле сизгән, кайтыр дип көткән. Эремчек пилмәне пешергән булганнар. Монысын апаң кайткач ашар дип, аерым савытка бүлеп алып куйган. Ана күңеле сизгер шул ул.

      Булган хәлләрне сөйләшеп, ашадык, чәй эчтек. Шуннан әни: ”Инде хәзер ни эшләрсең икән?”- диде. Ә мин исем китмичә генә: “Китәм мин, Чиләбегә!”- дидем. Әни бер сүз белән: “Җибәрмим!”- диде. Ул да сүзсез, мин дә сүзсез калдым. Мин үземчә үпкәләп, мендәргә сөялдем...

     1954-1957 нче елларда Чиләбе өлкәсе Багаряк районы Киров исемендәге колхозның ферма каршындагы башлангыч мәктәбендә эшләдем. Колхоз фермалары үзәктән 20-25 км читкә урнашкан. Шунда эшли торган кешеләрнең балалары укый торган мәктәпләрне Приферменская школа дип атап йөртәләр. Беренче елны 7 бала - 4 класс, 3 милләт - сарык һәм сыер фермаларында эшләүчеләрнең балалары  белән эшләдем. 3 ел вакыт шулай үтте.

     1957 нче елда туган якларыма кайттым. Үтенечемне искә алып, завроно Равил абый Галиәхмәтов РОНОга запас укытучы итеп алды. Инспектор Мөлеков үзе белән мәктәпләргә ала, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәгенә өйрәтә иде. Декрет ялына киткән укытучылар булганда мәктәпләргә җибәрәләр иде. Күлтәс, Югары Пошалым, Югары Мәтәскә башлангыч мәктәпләрендә, Мөндеш җидееллык мәктәбендә татар теле укыттым.

     1959/1960 нчы уку елында Мөндеш мәктәбенең башлангыч классларында рус теле укытырга билгеләндем.

     1659 нчы елда тормышка чыктым.

     1960 нчы елда Күпербаш җидееллык мәктәбенә завуч һәм татар теле укытучысы (1 класс, калганнары җыр, хезмәт) итеп билгеләндем. Шуннан соңгы барлык эшчәнлегем Күпербаш мәктәбе белән бәйле. 1956/1961 нче елларда читтән торып укып югары белем алдым.

     Эшләүче яшьләр өчен кичке мәктәп ачылды. “Көндез эштә, кич клубта комсомолка Нәфисә”ләр идек. Ярый өйдә балаларны карарга кайнаналар бар. Кичке мәктәптә укып, ул елларда бик күп авыл яшьләре урта белем алды: Шәймуллин Фарух, Фәйзрахманов Фәрит, Шәяхмәтов Искәндәр, Фәттахов Ильяс (Корайваннан төшеп укыды) һ.б.

     Авыл яшьләре, укытучылар бергәләп спектакльләр куярга да өлгерә идек. Вакыт белән исәпләшмәдек, үз эшебез кала дип тормадык. “Кыз урлау”, “Тамырлар”, “Тормыш җыры” кебек спектакльләр белән якын-тирә авылларга да культура хезмәте күрсәттек.

     Өстәвенә 1964 нче елдан пропагандист итеп билгеләделәр. Айга 2 мәртәбә коммунистларның белемен күтәрү өчен үземә бик күп көч куярга, күп укырга туры килә иде. Агымдагы политика, политэкономия өйрәтелде”. 

     Фәния Зыятдиновнаның пропагандист буларак хезмәте РСФСРның “Белем” җәмгыяте һәм Арча райкомы тарафыннан югары бәяләнә. Хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләгәне өчен ул бик күп грамоталар белән бүләкләнә, зур тырышлык куеп эшләве өчен туристик путевка белән бүләкләнеп Кавказ буенча сәяхәттә дә йөреп кайта.

     Бу өлкәдәге күпъеллык хезмәте хөрмәтенә ул 1972 нче елда районның Мактау китабына, 1975 нче елда райкомның Мактау тактасын кертелә.1976 нчы елның 26 нчы октябрендә педагог буларак, колхозның җәмәгать эшләрендә актив катнашуы өчен, колхозның Мактау кенәгәсенә кертелү турында таныклык бирелә.

     1971-1975 нче елларда үзен яңа вазифада - класс җитәкчесе буларак сынап карый һәм сынатмый. Ул укыткан барлык укучылар аны зур хөрмәт, ихтирам белән искә алалар, үзен күреп яки башкалар, балалары аркылы хәлен сорашып, булдыра алганда ярдәм кулы сузып яшиләр.

     1976 нчы елдан лаеклы ялга киткәнче Фәния Зыятдиновна башта Күпербаш, 1984 нче елдан Түбән Мәтәскә мәктәбенең укыту эшләре буенча завучы вазифаларын зур тырышлык, эшкә бирелгәнлек белән башкара, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

     Авылдашлары Фәния ханымны, зур ихтирам күрсәтеп, ике чакырылышта авыл советы депутаты итеп сайлыйлар.

     1984, 1987 нче елларда ике чакырылыш район советы депутаты. Сессияләрдә 2 мәртәбә мәктәп тормышы турында чыгыш ясый.

     1987 нче елда пропагандист вазифаларыннан үз теләге белән азат ителә, камытның берсен сала, икенчесен кидерәләр, хатын- кызлар советы председателе итеп сайлыйлар. Бу вазифаны да яратып, җиренә җиткереп башкара, мактау грамотасы белән бүләкләнә.

     1987 нче елда Сафиуллина Фәния Зыятдин кызына “Мәгариф отличнигы” значогы тапшырыла.

     1989 нчы елда Фәния Зыятдиновнага 55 яшь тула.Күңелле итеп, мул өстәлләр артында юбилей кичәсе үткәрелә. Укучысы Фазылҗанов Гамир Габделхак улы үзенең класс җитәкчесенә түбәндәге шигъри бәйләмне бүләк итә.

                            Көмеш бәсләр кунган чәчегезгә,

                            Җиңел түгел тормыш итәсе...

                            Борчу- шатлык, йокланмаган төннәр

                           Чагылгандыр анда һәммәсе.

                           Шул ак чәчләрегез арасында

                           Без агарткан чәчләр- иң күбе

                           “Казлар кыйнап үскән” малайларны

                           Җиңел түгел кеше итүе.

                             Без күбәүләр Сезнең тәрбиядә,

                             Сезнең эшне дәвам итүче.

                            Ил алдында бурычыңны үтәп,

                            Күңелледер ялга китүе.

      Фәния Зыятдин кызы  тормыш иптәше, 37 ел сәүдә системасында эшләп, лаеклы ялга чыккан Хәкимулла Сәмигулла улы белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем бирәләр.

     Укытучы профессиясенә мәхәббәт кызы Алиядә дә тәрбияләнә. 1977-1981 нче елларда КДПУның математика бүлеген тәмамлаганнан бирле, Алия Хәкимулла кызы мәктәптә балалар белән эшли, башта озынайтылган көн группасында тәрбияче вазифаларын башкара, аннан соң математика укыта, класс җитәкчесе була. Үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп,  яратып башкара, 1991 нче елда ”Халык мәгарифе отличнигы” значогы белән бүләкләнә, шул ук елда “Укытучы- методист” исеме бирелә.

        Улы Азат 1980-1985 нче елларда КДАИда белем алып, укымышлы агроном белгечлеге ала. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Арча районы колхозларында агроном булып эшли. “Дуслык” күмәк хуҗалыгында баш агроном вазифаларын башкара. Җирне ярата, үз эшен белеп үти, дәүләт амбарларын ашлык белән тутыруда үзеннән зур өлеш кертә. Хезмәте Мактау кәгазьләре, күләмле акчалата премияләр белән бәяләнә.

     Оныгы Римма дәү әнием һәм Алия апа кебек укытучы булам дип хыяллана. Мәктәптә тырышып укый, концертларда җырлый, шигырьләр яза, бер шигыре “Арча хәбәрләре” газетасында да басылып чыкты. Римма дәү әнисенә багышлап та шигырьләр яза.

                            Дәү әнием, туган көнең белән сине

                            Килә минем котлап үтәсем.

                            Кырау төшкән чәчләреңнән сыйпап,

                            Битләреңнән килә үбәсем.

                             Авырлыклар сине куркытмаган,

                             Тормыш юлын үзең язгансың.

                             Хезмәтеңдә һәрчак үрнәк булып.

                             Башкаларны әйдәп баргансың.

                             Синең намуслы эшчәнлегең

                             Маяк безнең озын юлларга.

                              Эстафетаң тапшырылсын

                              Ышанычлы кулларга.

     Хезмәт ветераны Фәния Зыятдин кызы мәктәп белән элемтәне өзмәде. Мәктәпнең юбилей кичәләрендә,  очрашуларда катнашты. 2006 елда вафат.

                                         Кызы Газизова Алия Хәкимулла кызы. 2014 ел.

Рәхимҗанова Кафия Габделфәрт кызы

​Кечкенә Кафия апасы Суфия белән. 1945 нче ел.

   Сугыш... Никадәр кайгы – хәсрәт китердең син тыныч халыкка.

   Сугыш тәмамлануга инде 69 ел... 69 ел – үзе бер кеше гомере. Сугыш кайтавазы һаман да әбиләребезнең йөрәкләрендә яра булып мәңге саклана.

   Сугыш... Нинди дәһшәтле, күпме күз яшьләрен, күпме ятимлекне сыйдырган бер сүз.

   1941 ел, 22 июнь. Әниләрне – әбиләрне тол, балаларны ятим калдырган көн. Минем әбием дә туганчы ук ятим калган. Ул Рәхимҗанова Кафия Габделфәрт кызы. Минем әбиемнең дә әтисе сугышка киткән, ләкин әйләнеп кайта алмаган. Ул Минһаҗев Габделфәрт Минһаҗ улы 1908 елда Түбән Мәтәскә авылында туган. Һәм 1942 елның 3нче февралендә яраланып вафат булган. Ул Тула өлкәсенең Белев районы Кулоково авылында җирләнгән. 1941 нче елда туып кына калган  әбием, Рәхимҗанова Кафия Габделфәрт кызы,  әтисен күрергә дә өлгермичә ятим кала.

   9 май – бәйрәм көн. Нинди бәйрәм? – Бөек Җиңү көне! Минем әбием бу тантаналы көнне бик моңсу һәм авыр кичерә. Сугыш ветераннарын тантаналы рәвештә тәбрикләгәндә күз яшьләрен тыя алмый. Иптәшләре әтиләре белән җитәкләшеп йөргәндә, алар “Әти” – диеп әйткәндә күпме күз яшьләре түккәннәрен әле дә оныта алмый.

   Сугыш бетеп авылдан солдатлар узганда, “Безнең әти дә юк микән?” – диеп авылны чыкканчы солдатларны читтән карап озатуларын әле дә сөйли. Ул вакытта алар җәяү булганнар. Машина, автобуслар булмаган. Күрше кызларының әтиләре сугыштан кайткач, әнисе белән бабасының эштән кайтуына “Безнең әти дә сугыштан җиңеп кайтамы?” – диеп елап урамнан кермичә шунда йоклаган, ә аннан әбине бабасы күтәреп алып кергән. Ул вакытта әбиемә 4 яшь тә тулмаган була. Сугыштан соңгы чорда әбием ятимлекнең бар ачысын – төчесен дә татый. Үз гомерендә бер мәртәбә дә “әти” сүзен әйтә алмаган, әти назы курмәгән әбием әле дә бик моңсулана. Ул вакытта безнең кебекләр ил белән иде диеп үзен тынычландырып сүзен тәмамлый.

   Быел Бөек Җиңүгә 69 ел тула. Тыныч тормыш өчен үзләренең гомерләрен биргән батыр халкым алдында без үзебезне һәрвакыт бурычлы итеп сизәргә тиешбез.

   Илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч, күгебез аяз булып исән – имин яшәргә язсын. Әти – әнием, исән – сау булыгыз!

8 нче класс укучысы Рәхимҗанова Рәзилә Фәргать кызы эше. 2014 ел.

Галимҗанова Гөлфирә Фазыл кызы

 

      Минем әбием, Галимҗанова Гөлфирә Фазыл кызы, 1943 нче елның 13 нче апрелендә Арча районы Күлтәс авылында туган. Әбиемә әтисен, әтисенә кызын күрергә насыйп булмый.

 

Минем яраткан әбием-

Сугыш чоры баласы.

Аның тормыш юлын килә

Шигъри юлга саласы.

 

Мең тугыз йөз кырык өчнең

Матур апрель аенда

Дәү әни дөньяга килә

Күлтәс дигән авылда.

 

“Кызың туды” дигән хәбәр

Фронтка барып җитә.

Яу кырыннан Күлтәскә

Сәлам хаты тиз китә.

 

“Кызымның бәхете өчен

Канлы сугышка керәм,

Баламны күрәсем килә,

Исән калырмын, беләм.

 

Көтегез, сугышлардан

Исән-имин кайтырмын.

Түземсезлек белән, зарыгып,

Очрашуны көтәм мин”.

 

Өчпочмаклы солдат хаты-

Соңгы хәбәр. Кем белгән?

Хәбәрсез югалганнарны

Кемнәр соң барып күргән?

 

Сугыш бетә, җиңү килә,

Исән-сау кеше кайта.

Кемдер яралы йөрәкне

Каберен күреп юата.

 

Хәбәрсез югалганнарны

Көтеп күзләр дә тала.

Еллар үтә бер-бер артлы

Йөрәктә яра кала.

 

Җиденче сыйныфка кадәр

Әбием белем ала,

14 яше тулар-тулмас

Фермада эшкә кала.

 

“Әтиле балаларга, -ди

Кызыгып мин көн күрдем,

Әтиле булсам мин дә,

Укыган булыр идем.

 

Сезгә телим, балалар,

Ачы хәсрәт күрмәгез,

Тигез тормышта яшәгез,

Ятимлекне белмәгез”

 

Әбиемнең теләкләре,

Амин, кабул булсыннар.

Җир йөзендәге кешеләр

Тыныч тормыш корсыннар

 

8  нче класс укучысы Гаффарова Әнисә Әнәс кызы эше. 2014 ел.

Зарипов Наил Мөнир улы

   Мин 1929 нчы елның 5 нче июнендә Түбән Мәтәскә авылында туганмын.  Әти Мөнир исемле иде. Мин аны аз гына беләм. Миңа 6 яшь иде. Шуңа күрә, тол хатын, гомере буе кимсенеп яшәгән. Мин әнигә бер генә бала булдым. Шуңадыр, үзен сорый килсәләр дә 6 яшьлек малаен әби кулына биреп, мине ташлап китәсе килмәгән. Зур өметләр баглап мине баккан, үстергән, укыткан, кеше иткән. Әни минем алда зарланмаса да, сыңар канат белән тормыш алып баруның – аңа нинди кыен икәнен әле ул чагында бала гына булсамда аңлый идем. Шуңа күрә аны гомерем буе җәлләп, кызганып йөрдем.

   Инде балачагым артта калып үсә төшкәч тә, безнең кебек авылда фәкыйрь гаиләдә үскән, әтисез балаларга – тормышның бөтен авырлыклары төште. Кырдан башак-бөртек көшеле астын себереп ашлык җыю дисеңме, уфалла арбасы белән салам тартып ташулар... Ул чагында эшләүче крестьянга колхоз ашлыгын да, төрлек азыгын да килолап кына бирә иде. Кая инде ул хәзерге яшьләр кебек тырай тибеп эчеп-тартып, күңел ачып йөрүләр!? Ул заманда арба белән сарык-кәҗәләргә кыш буена ашап чыгар өчен яшел миллек-печән ташып  сыек мускулларыбызны шактый ныгытырга туры килде.

  1941 нче елгы сугыш чыкты. Ул чагында мин 4 нче сыйныфны бетереп, бишенчегә күчкән идем.  Җидееллык мәктәпкә бишенчегә бездән өч чакрымдагы Күпербашка йөреп укырга туры килде. Җиденче сыйныфны шунда бетердем. Шуңа күрә дәреләргә соңармас өчен йокыдан иртән сәгать алтыда ук торырга туры килә иде. Аякта чабата, өстә каешланып беткән иске бишмәт, җитмәсә минем чалбар ниндидер бик юка каты тукымадан. Ямаган саен җеп тотмый. Ике балак та төз турысыннан даими рәвештә ертык була иде. Кыш көннәрендә ул ертыклардан ботларга салкын җил өрә иде. Инде салкын һавада өч чакырым юл үтеп мәктәпкә кергәч, беренче дәрестә үк үтереп йокы килә башлый иде. Йоклап ук китмәс өчен үз-үзеңне чеметкәләп утырасың.

     Кайбер малайлар озын тәнәфестә ашарга өйләреннән мичкә тәгәрәткән бәрәңге яисә төче күмәч алып киләләр. Ә минем кесәләрдә җилләр генә уйнап тора. Ул чагында барыбыз да “Барысы да фронт өчен!” дигән лозунг белән эшләдек. Дәресләр бетүгә нинди эшкә кушсалар шунда йөгерә идек. Үзәкләргә үткән кышкы салкыннарда төнге сменага ашлык чистартырга йөрү, бит, борын-бармаклар өшетү һаман истә әле.

   Танк колоннасы, самолет эскадрильясы өчен халыктан акча җыю да безгә тапшырылды. Кайчакларда ишле балалы гаиләләргә кергәч, балаларының мич каршында әниләренең өшегән бәрәңгедән күмәч пешереп бирүен тилмереп көтеп торуларын күрә идем. Аннан бер сүз дә әйтә алмыйча чыгып китә идек.

    Ул елларда ирләрен фронтта югалткан, әмма балаларын ачлыктан саклап кала алган аналар 25 белән 60 яшь арасында инде. Ул чор балаларына уйнап йөрү түгел, ә әниләре белән бергә тормыш арбасына җигелеп авырлыкларны бергә тартырга туры килде.

    Сугыш елларында ничек яшәгәнбез барысы да хәтердә уелып калмаган. Ә менә сугыш беткән көнне мин әле дә бик ачык күз алдына китерәм. 1945 нче елның 9 нчы мае. Гаҗәеп тә ямьле иртә. Җып-җылы күк йөзе әле генә юып алгандай зәп-зәңгәр. Шул кадәр тын, шул кадәр рәхәт, кәрнизләрдә кояшка кызынып күгәрченнәр гөрли. Әйтерсең, табигать үзе дә тын калып ниндидер бәйрәм, тантана итә.

    Без иртән әни белән бәрәңге бакчасын казырга чыккан идек. Иртәнге сәгать тугызлар тирәсе булдымы икән кемнеңдер бөтен авылны яңгыратып кычкырып җибәргәне ишетелде: ”Әһәй, сугыш беткән! Герман сугышы туктаган!”  Без әни белән шунда ук көрәкләрне читкә атып бәрдек. Шатлыктан ызанга ятып ауный, кычкыра, сикерә, бии башладык. Мондый авазлар янәшәдәге бакчаларда, урамнарда да ишетелә. Мондый авазлар һәркайда иде. Ул көнне бөтен авыл бәйрәм итте. Хәтерем ялгышмаса, без әни белән төшкә кадәр, хәтта, бакча казып та маташмадык кебек.

  Тик сугыш тукталу белән генә тормыш бер тамчы да җиңеләймәде. Ачлык та чигенмәде. Әле, дөресен генә әйткәндә, безнең яшәештә бернинди үзгәреш күренмәде. Ашарга һаман шул каты-токы. Өс-баш хөрти иде. Череп янтаеп беткән шул ук салам түбәле йортлар.

    Вакыт дигәнең чаба гына, ашыга бит ул. Инде үзем дә бабай булып, хәзер шул чакларны уйлый-уйлый, әкрен генә йорт тирәсендә эшләп йөрим. Шушы кыска гына гомер эчендә күпне күрдем: яхшысы да, яманы да булгандыр.

    20 ел терлекчелектә скотник булып, 25 ел тимерче булып эшләдем. 1951-1953 нче елларда Молотов (Пермь) өлкәсендә 2 ел урман кистем. 21-22 дәге гүзәл яшьлегем шул кара урманда калды

   Ул елларда  мәҗбүри задание килеп кешеләрне теләсә кайсы  җиргә урман кисәргә куалар иде. Мин дә урманнарны аркылыга-буйга күп таптап “Лаеш шулпасын” күп эчтем. Намуслы һәм тырыш хезмәтем өчен колхоз мине 2 тапкыр медаль белән бүләкләде. Ә бер медальне миңа сугыш елларында эшләгән өчен, 1946 нчы елны мәдәният йортында Арча вәкиле бирде.

  Газетага аз-маз хәбәрләр язган өчен, “Арча хәбәрләре” редакциясе ике тапкыр Мактау грамотасы белән бүләкләде.

    1989 нчы елны лаеклы ялга чыксам да, көчемнән килгәнчә колхозга булыштым. 4 ел көтү көттем, 4 ел каравыл тордым, тимерче булып та эшләдем. Яшем җитмеш биштә.

   Келтер-келтер һаман алачыкта

   Берсен ясыйм, берсен төзәтәм.

  Карт булсам да әле яшьләр белән

  Бергә атлыйм, бергә эшләшәм.

 

Наил Мөнир улы Зарипов. 2014 нче ел.

bottom of page