top of page

Айбулат Гариф Ахунов премиясенә лаек булды.

    15.09.2016. Арча муниципаль районының мәктәп укучылары һәм укучы яшьләр өчен әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бирелә торган Гариф Ахунов исемендәге премиясенең 2016 нчы елгы лауреатлары арасында безнең мәктәпнең 6 класс укучысы Харисов Айбулат та бар. Айбулатны чын күңелдән уңышы белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез! Мәктәптә бу премиягә 5 укучы лаек булды. Шигърият һәм проза өлкәсендә премияне Шәкүрова Динә һәм Мостафина Фәнзилә 2009 нчы елда алдылар. Узган уку елында премиягә Гаффарова Әнисә (шигърият), Сибагатуллина Илүзә (фотография) лаек булган иделәр.

"Җиңү җыры" конкурсы

    Бүген безнең мәктәп укучылары Казан шәһәренең “Туган авыл” ресторан-комплексында үткәрелгән II төбәкара конкурсының йомгаклау кичәсендә катнаштылар. 11 класс укучысы Нигъмәтҗанова Раидә “хикәя” номинациясендә 3 урын, 10 класс укучысы Гаффарова Әнисә “шигырь” номинцациясендә 1 урынга лаек булдылар. Аларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Җитәкчеләре Закирова Л.Ә.

Котлыйбыз!

Мәктәпнең химия һәм биология укытучысы Маннанова Лилия Равил кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 

Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә 1997 нче  елдан эшли. Биология, химия укытучысы. Белеме  югары, квалификациясе  югары, эш стажы 20 ел. 2011 елда    "Наш лучший учитель" гранты, 2013 елда Приоритетный национальный проект "Образование" гранты иясе.

Please reload

bottom of page