top of page

Казиле авылы тарихыннан

Без тарихта эзлебез

 

 Казан арты -Арча районы

Казиледә торабыз.

Үткәннәрне өйрәнеп,

Киләчәк план корабыз.

Ар,чирмеш, латышлар

Авылыбызда көн иткән.

Татарлар калган төпләнеп

Калганнар инде киткән.

Хайван тоткан, җир эшкәрткән

Борынгы бабаларыбыз.

Казан ханлыгына тоташа

Безнең тамырларыбыз.

Унтугызынчы гасырда

Кирпеч мәчет калыккан.

Мәгърифәтле мәдрәсә белән

Авылым минем дан тоткан.

Кырыс заман җилләре

Сынаган бит авылны.

Мәчетебез горур гына

Үткәргән бар давылны.

Аң , белемгә омтылып

Яшәгән безнең халык.

Хезмәт сөйгән, игелекле,

Күңелендә бары аклык.

Табигатьнең гүзәл

Почмагында яшибез.

Күпкырлы шәхес булырбыз,

Җитсен генә яшебез.

Ә хәзергә без укучы.

Тырышып белем алыйк!

Авылыбызны матурлыйк,

Истәлекләрне саклыйк.

 

Вперед в прошлое-2012” конкурсына катнашканда язылды. Авторлары: Харрасова Ләйсән, Сабиров Азат, Сибагатуллина Илүзә.

 Туган авылым

 

Туган авылым Казиле

Борынгыча «Каз иле».

Гомер буе каз асраган

Уңган җиңгиләр иле.

Казлы елга буйларында

Бөдрә таллар үсәләр.

Гүя алар суга үрелеп,

Төнбоекны үбәләр.

Казлы елга буенда ул,

Тау астында чишмәсе.

Суын эчсәң яннарыннан

Һич тә килми китәсе.

 

Роза Лотфуллина

Михнәтле хатирәләр

18.05.2014 http://beznen.ru/basma/2014-19/mihnetle-hatireler/2014, №19 (14 май)

Яралы язмышлар

     Минем әни Гайшә Йөзлекәева Арча районы, Казанбаш авылында туган. 1928нче елда әтиебез (Казиле авылы) Сөнгатуллага тормышка чыккан. Әнинең бер туган энесе Ибраһим Йөзлекәев Казанбаш авылында авыл советы рәисе булып эшли. 1939нчы елның ноябрендә Финляндия сугышы башлана. Казанбаш авылына фәкать бер кешегә повестка килә, Ибраһим абый повестканы ул кешегә бирергә уңайсызланып, аның урынына сугышка үзе китә. 1940нчы елның март аенда сугыш тәмамлана. Ул вакытта хәбәрләшергә телефон да юк, хатлары да килмәде. Бер-көнне әти белән әни кул эше эшләп утыралар. Кичке сәгать ун тирәләре. Әни: «Бүген Ибраһимны төшемдә күрдем, әллә кайта микән», – ди. Күпме генә вакыт узды микән, берәү ишек шакый. Ә анда: «Сугыш тәмам, исән-сау кайтып җиттем, Аллага шөкер!» – дип, Ибраһим абый басып тора. (Казанбаш якларына кайтучылар Казиле аша йөриләр.)Чәйләр эчеп, бераз сөйләшеп утыргач, абый: «Мин үзебезгә кайтыйм инде», – ди. Әни аңа: «Төнлә бүреләр йөрер, бераз йокла да көн яктыргач кайтырсың», – ди. Ибраһим абый: «Түзәр хәлем калмады, әнине бик тә сагындым», – дип, төн уртасы булса да кайтып китте.

ЯҢАДАН СУГЫШ

    Ибраһим абый җиң сызганып эшен дәвам итә. Ләкин 1941нче елда Германия сугыш башлый. Авыл советына повестка килә тора, ирләр сугышка китә торалар, авылда өлкән яшьтәге бабайлар гына кала. Ирләргә повестка өләшеп йөргәндә, бик уңайсызлана Ибраһим абый. Бигрәк тә намуслы кеше булган инде ул. Үзе, Арчага военкоматка барып: «Мин сугышка китәм», – дип, повестка алып кайткан. Ә авыл картлары абыйга: «Син китсәң, авыл да үлә, зинһар китмә», – дип ялварганнар. Әби дә (әнисе) абыйның аякларын кочаклап: «Китмә», – дип елаган. Абый барыбер киткән һәм хәбәрсез югалган.

ӘТИНЕ ТӨШТӘ КҮРГӘН КЕБЕК КЕНӘ

   Әтием колхозда сыер фермасында эшли. Кыш көне терлекләр карый, җәй көне сыерлар көтә. Гыйззәт абый белән икәүләп көтәләр. Гыйззәт абый авыруы сәбәпле, эсседә басуда эшли алмый. Миңа унбер яшь. Җәйге каникул вакытында Гыйззәт абый урынына мин эшлим. Шулай әти белән икебез сыерларны көтәбез. Якында гына борчак җире. Август ае, борчак өлгергән чак. Колхозчы апалар кайсылары урак белән, кайсылары чалгы белән борчак чабалар. Борчаклары куырылсын өчен, бер кочак борчак саламына ут төртеп яндырдык та, җирдәге куырылган борчакларны кулларга алып көлләрен өрә-өрә ашарга тотынган гына идек, авыл ягыннан бер яшүсмер малай атка атланып килде. Иртәгә сугышка китәргә дип, әтигә повестка бирде «Сыерларны фермага алып кайтып тапшырыгыз», – диде. Әле төш вакыты авышып, сәгать икеләр тирәсе генә иде, тотындык сыерларны кайту ягына куарга. Кайта торган вакытлары булмаганга, маллар һич аңламыйлар, кайтмаска тырышалар.

    26нчы августта иртә баштан җигелгән атларга төялеп, Арча военкоматына кадәр әтиләрне озата бардык. Әтинең энесе Нигъмәтулла абый белән бер үк көнне киттеләр. Әби (әниләре) ни хәлләр түзгәндер?! Бер үк көнне ике баласы үлем дигән афәткә чыгып китсен әле?! Шул көнне авылдан төрле яшьтәге 22 кеше китте. Ул көннәрдә авылдагы моңсулыкны, бушлыкны, кайгы-хәсрәтләрне сөйләп кенә бетерә торган түгел. Алар китеп, 5 ай узуга, Нигъмәтулла абыйның үлгән хәбәре килде. Ә әтинең 1-2 хаты гына килде дә, башкача бернинди хәбәре булмады. Без 5 бала калдык. Барыбыз да кызлар. Кечкенә сеңлебез 42нче елның март аенда туды. Кайвакыт өйдә уйнап, шаулашып алабыз. Әни безне орыша: «Менә әтиегез кайткач, әтиегезгә генә әйтермен», – ди. И, без шуннан: «Әти кайта, әти кайта», – дип, тәрәзәгә йөгерешәбез. Кечкенә сеңлебез Лина, әти дигәннең мәгънәсен белмәсә дә, безгә ияреп, тәрәзә янына йөгерә. Без гадәтләнеп киттек тәрәзәгә йөгерергә. Без Линадан: «Лина, әти кайда ул?» – сорыйбыз. Ул тәрәзә янына бара да тәрәзә яңагын тотып күрсәтә. Безгә кергән күршеләр дә Линадан әтиең кайда дип сорасалар, аларга да тәрәзә яңагын шапылдатып күрсәтә. Менә шулай әтине көтеп, гомеребез үтте инде.

УТЫН ХӘЛЕ

     43нче елда әтидән калган утыннар да тәмам бетте. Күрше кызы белән урманнан утын ташыйбыз. Җәй көне «уфалла арбасы»н, кыш көне черәшкә кушаматлы чананы алабыз утын төяргә. Иртән сәгать 2ләрдән юлга чыгып китәбез, кичке 6ларда гына кайтып җитәбез. Лесник очраса, эшләр харап инде. Балтаны алып калалар, арбаны ваталар. Бер баруыбызда лесник икебезнең дә арбаларыбызны теткәләп ватып бетерде. Өйгә буш кул белән кайтып кердек. Елый-елый шешенеп беткән идек. Бер тапкыр кыш көне әни белән икебезгә бер чана белән бардык. Утын дисәң, хәтере калыр, күп итеп ботаклар төяп кайту юлына чыктык. Урман эчендә юл ярыйсы иде. Ә кырга чыккач, буран котырыпмы-котыра, безгә каршы яктан юлны да кар күмгән. Бераз кайткач, ботакларның беразын ташладык, бераз баргач тагын. Казанбашка кайтып җиткәндә (урманга Казанбаш аша йөрелә), чанада бер ботак та калмады, чөнки минем тәмам хәлем бетте, әни мине чанага яткырып алып кайтты. Казанбашның урман ягындагы авыл башында торучы Хәерниса апайларга ял итәргә һәм җылынырга кердек. Бик тә шәфкатьле кешеләр алар. Без килеп кергәндә, мичтә генә алабута ипие пешеп чыккан иде. Аның исләренең тәмлелеге, тиз генә бәрәңге пешерделәр. Ашап, ял итеп рәхмәтләребезне әйтеп кайтып киттек. Малайлары мине чанага утыртып кайтарып куйдылар.Икенче көнне әни әйтә: «1-2 данә электән калган бүкән утын бар иде. Салкында ярып булмасмы икән», – ди. Мин тотындым балта белән ярырга! Беренчедән, үтмәс балта, икенчедән, үтә дә бозланып каткан утын. Бер бәрәм, ике бәрәм, балта утынга һич тә керми. Шуннан әзрәк хәл җыеп, ачу белән бәргән идем, балта түтәсе маңгаема китереп бәрде. Күземнән утлар күренде. Маңгайны тотып карыйм дисәм, бармагым ярыкка кереп китте. Әле кан чыкмаган иде, өйгә кергәч, кан гөрләп чыга башлады. Өйдәгеләр аһ-ваһ киләләр. Ярый күршедә бик тә белдекле Гөлниса апай тиз генә өйләреннән яра ташы алып керде дә, аны пычак белән кырып, порошогын ярага сибеп бәйләп куйды. Бер-ике көннән тагы бәйләде, аннан әкренләп маңгайдагы ярам төзәлде.

КАРАП ТОРГАНЫБЫЗ СЫЕР ИДЕ

   42-43нче елларда кыш үтә дә салкын булды. Сыерны саварга өйгә алып керә идек. Агач тагаракка башак әзерләп куябыз. Ул идән сайгаклары ничек түзгәндер. Язга чыккач, тәмам хәлсезләнеп күтәрәмгә кала иде сыерыбыз. Иртә белән саварга чыккач, торып баса алмый азаплана. Күршеләр җыелышып, сыерның корсак астына ике такта тыгып куябыз да шул тактага ике яктан бау бәйләп, бауны лапасның өске өрлегенә эләктереп, бауны әкренләп тарта идек. Шулай көч-хәл белән аякка бастыра идек малкайны. Ашамагач, сөте дә бетә, бер стакан сөте була иде.Яз көне саламнарыбыз да беткән чак бит. Элекке заманда лапас түбәләрен салам белән япканнар. Аптырагач, әллә кайчангы каралып беткән лапас түбәсендәге саламнан башак бирә идек. Бервакыт төнлә лапас түбәсенең ачык җиреннән бүре кергән, ә сыер бүредән котылу өчен лапас ишеген мөгезе белән этеп, урамга чыккан, болар сугыша башлаганнар. Ярый әле күршеләребезнең клубтан кайткан вакытлары булган, безгә кереп әйттеләр. Ташлар ыргытып, бүрене куып җибәргәннәр.Җәйгә чыккач, бригадир колхоз басуына тырмалау эшенә куша иде. Үз сыерың белән колхоз эшенә чыксаң, бер көнгә 1 кг он бирәләр. Мин сыерны җитәкләп алдан барам, әни арттан куалый. Бер-ара хәлем бетеп егылдым. Әни сыер аркылы мине күрмәгән. Сыерны куа да куа. Ә сыер һич бармый, мине таптамас өчен. Аннан әни мине күрде дә күтәреп торгызды. Иртәнге 6да барабыз, кичке 8 дә генә кайтабыз кырдан.

МӘРХӘМӘТЛЕ КЕШЕЛӘР

    Бервакыт яз көне түбәдәге кар эреп, морҗа башы җимерелеп төште, шул ук вакытта өй эчендәге морҗа өстендәге түшәмебез дә убылды, учакка гына ягып җибәргән чак иде. Учакны да су сибеп сүндерергә туры килде. Шуннан өй эче төтен белән тулды. Шул вакытта Казанбашындагы туганнарыбызның малайлары кунакка килгән иде, алар күршеләргә кереп йокладылар. Ә без үзебездә йокладык, төтен булса да, салкын булса да түздек.Иртәгесен түшәмне дә, морҗа башын да күрше бабай ремонтлады, рәхмәт яугыры. Шул төннән соң барыбызга да салкын тиеп авырдык, ашарга бер нәрсә дә юк, ул көннәрдә сыерны да саумый башлаган идек, ашарына булмагач, сөте кипкән иде. Күршеләр: «Колхозга барып, аванска он сорап карагыз, ичмаса», – дип, киңәш бирделәр. Әни белән сеңелләрем барысы да ятып кына торалар, йөри дә алмыйлар. Мин бераз хәллерәк идем, колхоз конторына киттем. Урамнан барганда, хәлем бетеп егылып китмәс өчен, кешеләрнең коймаларына ябыша-ябыша бардым. Тагын ике әби дә килгән иде аванс сорарга. Секретарь апайлар: «Председательнең рөхсәте булгач бирербез», – ди. 5-6 сәгать көттек. Ул басудан кайтмады, чәчү вакыты бит. Шуннан өйгә кайтып киттек, мин ишектән керүгә, авырулар, башларын күтәреп, миңа карап торалар. Аларны кызганып елап җибәрдем. Тагын шулай 3-4 көн барып, кире кайттым. 5нче көнне генә 2 кг онга язу бирделәр. Әни онны төрергә дип, үзенең баш яулыгын биргән иде. Амбар башлыгы шуңа төреп бирде. Шатланып кайтып киләм, Заһрый бабайның эшкә барышы, мин он алганымны әйттем аңа. Ул мине кызганып елый башлады. Ярар, өйгә кайтып җиттем, онны өстәлгә куйдым. Аш пешерү өчен учакка ягарга бер бөртек әйбер юк. Киттем сыер тизәге җыярга. Үзебезгә якын гына болын бар (дугай дип йөртәбез). Сыер көтүен төш вакытында шунда туплыйлар, шул урында сыер тизәкләре күп була. Кипкәннәрен бер чиләккә тутырып алып кайттым. Иң башта ягып җибәрү өчен коры утын кирәк бит, ә ул юк. Без инде былтыр ук тотынган идек, өйнең эчке ягындагы бүрәнәләрне каезларга. Бераз шуларны каезладым да учакка ягып җибәрдем. Аннан сыер тизәкләрен өстәдем. Казанда 3 литр тирәсе су кайнатып, кеше башына 2шәр кашык он салып пешердем, бәрәңге дә юк вакыт бит. Ул шулпа нәкъ апара кебек булды, шатлана-шатлана чөмердек инде. Бу бит биш көн буе көтеп алган шатлыгыбыз иде.

КЕШЕЛӘРНЕҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ

    Түземсезлек белән көткән яз җитте. Нинди үлән бар, барысын да җыеп ашый башладык. Черек бәрәңгене дә шатлана-шатлана җыя идек, аңа үләннәр кушып коймак пешереп ашыйбыз.Беркөнне безгә әби килде. «Әйдәгез, балалар, болынга атлык җыярга барабыз», – ди. Без, биш бала, әби белән болынга киттек. Атлык җыя-җыя, Казанбаш болынына кереп киткәнбез, бер билге дә юк анда. Күтәрелеп карасак, Казанбашның колхоз рәисе атка атланып безнең каршыда тора. Безне ачуланырга тотынды бу. Әби: «Зинһар, балаларны куркытма, үземне чыбыркың белән кыйнасаң да риза», – диде. Ул һаман аты белән безнең өскә килә, ә аты чигенә, алгы аякларын югары күтәрә безне таптамас өчен. Шунда мин аңладым хайваннарның акыл иясе икәнен. Алар кайбер кешеләрдән дә мәрхәмәтлерәк икән. Ат безне таптамады.

ӘЙ БУ АЧЛЫК…

     Иң авыр көннәр башланды. Без ач идек. Әнинең бердәнбер әйбере – мамык шәле бар иде. Карап торган шул шәлен, тегермәнче хатыны Мәликә апайга барып, ярты чиләк онга алыштырып кайтты. Ачлыкның иң ахыр чигенә җиткәч, 10 яшьлек сеңлем Анияне Күпербаш авылындагы укытучы гаиләсенә, 7 яшьлек Розаны Казандагы укытучыларга бала карарга бирдек. Бер ел үткәннән соң, алып кайттык үзләрен. Безнең авырлык белән яшәгәнне искә алып, күршегә Ташкенттан кайткан Мәсрүрә апай кече сеңлебез Линаны үзенә асрамага алырга сорады. Мәсрүрә апай безгә бер сынык ипи алып кергән иде. Линаның кулына тоттырды. Лина аптырагандыр, ахры, бер Мәсрүрә апайга, бер әнигә карый, аннан әни: «Аша, аша», – дип әйтте. Шул ипигә шатланыпмы, әни баланы бирергә риза булды. Линаны иртәгә Ташкентка алып китәсе дигән көнне әни елый да елый бит. Аннан, юк, җибәрмибез дип, Мәсрүрә апайларга кереп әйттек. Бер-ике көн узгач, Лина иртә белән йокысыннан торгач: «Ипи, ипи!» – дип өзгәләнеп елый гына бит, өстәлне күрсәтә монда ипи бар иде дип. Без, төшендә ипи күргәндер, дип уйладык. Аптырагач, күршеләрдән бер сынык ипи алып чыгып бирдек. Ипи сыныгын кулына алгач, Лина елавыннан туктады.

НУЖА БАР ЭШКӘ ДӘ ӨЙРӘТӘ

     Минем 7нче класста укыган вакытым. Безнең күршедә яшәүче Харис абый ферма мөдире булып эшли иде. Иртүк безгә керде дә: «Гайшә апай, Равияне фермага сыер саварга төшерәсеңме әллә? Бер тамак булса да ким булыр иде», – ди. Анда сөт эчәр дип әйтүе булгандыр инде. Әни миңа: «Бисмиллаңны әйтеп тотын, бик җаваплы эш бу», – диде.Барысы 30 сыер, 3 үгез икән. Минем белән 3 савучы булабыз. Һәрберебезгә 10 сыер, 1 үгез туры килә. Чылбырлы бау белән бәйләп, үз урыннарына командага тезеп куйганнар. Исемнәре белән санап кабул итеп алдым. Миңа сыерның имчәкләрен юарга бер чиләккә җылы су бирделәр. Сынап карап торалар инде андагы сарык, дуңгыз караучылар, тирес түгүчеләр. Мин, бисмиллаһи, дип иң беренче урында басып торганының җиленен юарга дип су сиптереп юа башласам, үгез икән, ашыгычлык белән абайламаганмын. И көлешергә тотындылар карап торучылар. Шуннан көлүләр тәмамлангач, эшемә тотындым. Бик яратып башкардым. Ул мәзәк авылга таралды инде. Бергә укыган малайлар очраса: «Равия, үгез савып буламы?» – дип, миннән көләләр иде.

АХ, БҮРЕЛӘР, БҮРЕЛӘР…

    Рабига дигән апай фермада төнге каравылчы булып эшли, ә без эшчеләр график буенча дежур торырга тиеш. Сарык караучы Мәрзия күршем белән үз чиратыбызда дежурны икебез бергә торабыз иптәшлек өчен. Аның графигында да, минем графикта да. Җәй уртасы. Көннәр дә, төннәр дә бик эссе вакыт. Ферма ишегалдында ачык һавада ферма мөдиренең ат арбасы тора. Шунда саламнар җәеп йокларга яттык. Күпме вакыт узгандыр, берәү килеп эндәште: «Торыгыз, сарыкларыгызны ике бүре куалап, Казанбаш елгасына алып киткән бит», – ди. Йокылы-уяулы аңгыраешып торабыз. Аннан, безне нишләтәләр инде, дип еларга тотындык. Эш болай булган: бүреләр сарыкларны утардан алып чыгып киткәннәр. Фермадан Казанбаш елгасына бару өчен иң элек күперне узасы бар, урамны узганда 1 км, басуны узганда 1,5 км барасы. Кайбер сарыклар күпер кырыендагы бушлыкка, кайсылары урамдагы тыкрыкка, кайсылары ачык хуҗалык капкаларына кереп качып калганнар. Калган 70ләп сарыкны елгага алып барып, шунда туплаганнар һәм, берничәсенең бугазларын тишеп, каннарын эчкәннәр. Ярый әле Казанбаш ягыннан Арчага баручы атлы кешеләр бүреләрне куып җибәргәннәр һәм исән калган сарыкларны фермага кайтарганнар.

АТЫҢ ДУЛАСА

    Көз җитте. Бәрәңге сабагын урыр вакыт җиткән чак. Шулай бер-көнне фермадан иртәнге эшне бетереп өйгә кайткач, абзар артындагы бәрәңге сабакларын урырга тотындым. Урак үтмәсләнгән генә бит. Ачу белән, сул кулыма сабакларны күп итеп учладым да, уракны нык итеп тартуым булды, бер бармакның очы өзелеп төште. Ашыгычлык белән авыртканын да сизмәдем, уракны ташладым да, өзелгәннән калган бармакны баш бармагым белән ныклап бастым, әле каны чыкмаган иде, җирдәге бармакны уң кулга тотып өйгә йөгердем. Баскыч төбенә җиткәч, Сөмәя апага: «Тизрәк чүпрәк чыгар», – дип кычкырдым. Өзелгәннән калган бармакны чүпрәк белән бәйләгәндә, өзелгән бармакны җиргә куеп торуым булды, бер тавык кабып та йотты. Ул өзелгән бармакта эш юк, йөгердем медпунктка. Мин йөгергәнгә халык аптырагандыр инде. Бик тиз барып җиттем. Ниндидер мазь белән бәйләп җибәрделәр. Мине сыер сава алмассың дип, вакытлыча ат белән сөт ташырга куштылар. Ул ат дулый торган булып чыкты. Арчага Күпербаш авылы аша барыла. Барганда йөк авыр булгандыр инде, дуламады. Әмма сөтләрне бушатып кайтырга чыккач, Күпербашның Көтернәс зираты турысыннан таудан түбәнгә таба төшкәндә тотынды бит дуларга. Фермага кайтып җиткәнчегә кадәр дулады. Ходай саклагандыр инде, ничек үзем арбадан төшеп калмаганмын да, ничек урамдагы кешеләрне таптатмаган. Ат дулаганда аның күзенә ак-кара күренми, диләр.

ЛАЕШ ШУЛПАСЫ

     Авылдан 5 кызны: Галия, Рәйхана, Дания , Мәгъсүрә һәм мине Лаешка урман кисәргә җибәрделәр. Октябрь ае иде, Арчадан Лаешка җәяүле юл 100 км тирәсе. Питрәч районы аша барасы. Шәле дигән авылда бер кич кундык, икенче көнне кичкә генә Лаешка барып җиттек. Ул вакытта Кама елгасы тар иде әле, елга аша паром белән чыктык. Шалбы дигән авылның кәкре-бөкре усак агачыннан эшләнгән клуб идәненә салам җәеп каршы алдылар безне. Җәяү килгәнлектән арылган, ач килеш өстебездәге киемнәр белән ятып йокладык. Ул вакытта кул пычкысы иде, агачларны төптән егабыз, штабельгә дә үзебез өябез. 6 ай буе шул идәненә салам җәйгән клубта яшәдек. Шуннан бераз арырак «Атабаевский спецлеспромхоз»га күчерделәр. 24 кешелек землянка әзерләп куйганнар иде. Анда башка район кызлары да бар иде. Кечкенә генә өч форточка, бер ишек ясап куйганнар. Чәй кайнату өчен бер плитәле мич ясалган. Чәйне чиратлашып кайната идек. Монда чишмәләр юк, яңгыр һәм кар суларыннан җыелган бер кечкенә генә күл бар. Анда эре кара тараканнар йөзеп йөри, баш яулыгы белән сөзәбез дә кайнатабыз. 1-2 вагоннан кибет, бер пекарня ясаганнар, ашау-эчү ягына килгәндә, арпа оныннан пешерелгән чиле-пешле ачы ипигә пачкалы маргарин ягып ашый идек. Бер тапкыр яз көне баржага утын төяргә алып бардылар. Баржа белән штабель арасы 30 метр тирәсе, аяк астында бер метр биеклектә су, шуңа күрә басма ясап куйганнар. Шул басмадан кыр казлары кебек тезелешеп бер метрлы утыннарны җилкәгә салып, баржага тутыра идек, басмадан егылып төшүләр дә булгалады. Юешләнгән киемнәр өстебездә кибә иде. Бер ай буе киемнәр өстебездән төшмәде. Киенәсе дә юк, чишенәсе дә юк. Йоклау шул ук баржа эчендә, каты идән, баш астына утын сала идек. Су эчендә торган баржа булгач, андагы салкынлыкка ничек чыдаганбыздыр. Ашарга Атабай авылыннан көймә белән китерәләр. Суга гына пешкән тары боткасы, ачы арпа ипие. Көнгә өч тапкыр шул ук ботка. Менә шундый шартларда Лаешта 4 ел яшәдек.

    Лаешта яшәгәндә, Дөбъяздан килгән Хафиз исемле егеткә кияүгә чыктым. Бик тә көнче кеше иде. Көнчелегенә түзә алмагач, Хафиздан качып, үзебезнең Казиле авылына әниләргә кайттым. Икенче көнне ул да кайтып керде, аптырап киттек. Әниләрдән сорады: «Башка беркайчан да көнләшмәс идем», – ди. Мин дә сездә яшим, ди. Әниләр риза булдылар инде. Анда ике ел яшәдек, барыбер көнчелеген дәвам итте. Үзе эшкә бик тә тырыш кеше иде. Комбайнда алдынгылар рәтендә эшләде. Бер минутка да калдырмас өчен, мине үзенә ярдәмче итеп алган иде.Колхоздан районга һәр көнне сводка биреп баралар. Басуда ашлыклар өлгереп бер генә атна эшләгән идек. Хафизга район буенча беренче урынны билгеләгәннәр. Шулай көндәгечә урып-сугып йөрибез, атка атланган бер ир кеше килде, райкомнан икән. Комбайн барган көйгә Хафиз янына кабинага менеп, безнең беренче урынны алуыбыз белән котлап, Хафизның кулын кысты. Мин бункерда ашлык тигезләп бара идем. Ул кеше бункерга да менеп, кызыл флагын урнаштырып төшеп китте. Ул гына киткән иде Хафиз комбайнны туктатты да, бункерга менеп: «Синең кулыңны кыстымы?» – ди. Мин: «Юк!» – дидем. Шуннан: «Ялганлама!» – диде дә мине җиргә ыргытып бәрде. Анда әле сугылган саламны коптилдан төшереп баручы ике кыз да бар иде. Алар өйләренә кайткач, әниләренә сөйләгәннәр. Андый хәлләр күп булды инде ул. Сөйләп бетерә торган гына түгел. Авылда ике ел яшәдек, эшләгән акчасын аракы белән тәмәкегә тота иде, ашавы бездән булды. Болай яшәү әниләрдән дә, авыл халкыннан да оят иде. Аптырагач, Хафизга: «Әйдә кая булса да чит шәһәргә китик, болай яшәп булмый», – дидем. Ул: «Мин китәргә дип кайтмадым», – ди. Нишләргә инде, әниләр белән болай дип киңәшләштек. Беренче балабыз Харисның 8 айлык чагы иде. Баланы әниләргә калдырып, Хафиздан качып китәргә булдым. Мин киткәч, ул да китәр әле, дидек. Кичтән төенчекләрне әзерләп куйдык та, Хафиз йокыга киткәч, төн уртасында сеңлем Лина мине Арчага кадәр озатып куйды. Свердловскийга киттем. Икенче көнне үк төзелешкә эшкә урнаштырдылар. Хафиз артымнан килеп җитте. Анда да көнләшүен дәвам итте. Анда бер ел яшәгәннән соң, икенче бала туарга бер ай кала, Хафиздан качу өчен, башка фатирга күчтем. Үземә ярдәмгә, иптәшкә дип, Казанда эшли торган сеңлем Розаны чакырып хат яздым. Тиз арада килеп җитте. Ул да мин эшләгән оешмага урнашасы иде, шул арада минем бала тудыру вакыты килеп җитте. Ашыгыч ярдәм чакырттык, килеп җитә алмадылар. Розага акушер булырга туры килде. Ходай ярдәм иткәндер инде. Үзем дә, бала да Роза аркасында исән-сау калдык. Безне бала тудыру йортына алып киттеләр. Роза да озата барды. Ул вакытта сигез көн яткыралар иде. Тәрәзәдән генә булса да баланы күрер өчен, Роза көн саен роддомга килә иде. 8 көн узгач, Роза безне трамвай белән алып кайтты. Аның шатланганнары, әйтеп бетергесез. Бала яныннан бер дә китми. Үз баласы кебек бигрәкләр дә яратты инде. Гомерем буе рәхмәтләр укыйм аңа. Бала ураза аенда туганга күрә, Рамазан дип исем куштык. Бала бер айлык булгач поезд белән авылга кайтып киттек. Кайтып китүнең сәбәбе һаман шул Хафиз аркасында инде. Аннан качу өчен. Роза безне поездга утыртып җибәргәндә үксеп елап калды. Анда эшкә урнашып, кияүгә чыгып, балалар, оныклар үстереп яшәп яталар.

 

Равия ШӘФИГУЛЛИНА.    Арча районы.

bottom of page