top of page
Урта мәктәптә эшләгән   укытучылар

  Түбән  Мәтәскә  урта  мәктәбендә 1980 нче елларда эшләгән укытучылар: Каримова  Сания  Шаймулла кызы (рус  теле  һәм  әдәбияты),  Сафиуллина  Фәния  Зиатдин кызы  (завуч,  татар  теле һәм әдәбияты), Габдрәхимов  Госман  Габдрәхим улы  (физика, математика), Хәкимов  Данис  Габделхәй улы (директор, география), Хәкимова  Флера  Мидхәт кызы  (рус теле һәм  әдәбияты), Әхмәтханова  Мөнәвәрә  Шиһап кызы (математика), Хәйретдинова  Гадилә  Госман кызы (башлангыч  класслар), Газизова  Гүзәлия  Рафаэль кызы  (озайтылган  көн  тәрбиячесе), Ибатуллин  Шәйхерази  Корбангали улы  (музыка), Сафиуллин  Рамил  Тәлгать улы  (тарих),  Салихова  Сәлисә  Әнвәр кызы  (вожатый), Фазлыйәхмәтова  Лилия  Рафаэль кызы  (немец теле), Хәкимова Мәдинә Гыйлаҗетдин кызы (тарих, татар теле), Фазылҗанов Гамир Габделхак улы (хәрби хәзерлек), Гайнетдинова Нурисә Гыйлмулла кызы (башлангыч), Сабирова Рәмзия Галәү кызы (башлангыч класс),  Сабиров  Муллаян  Мөнир улы  (физкультура), Ихсанова  Гөлсинә  Вазыйх кызы  (химия, биология), Нуриев  Илнур  Илсур улы (производствога  өйрәтү  мастеры), Әхмәтҗанова  Рания  Рәфикъ (химия, биология), Шәйхуллин  Вазыйх  Шәйхулла улы  (трактор), Фазлыева  Равилә  Абрар кызы (рус  теле  һәм  әдәбияты), Хуҗина  Мәүлия  Равил кызы  (озайтылган  көн  тәрбиячесе, математика), Фәсәхиева  Зөлфирә  Минһаҗ кызы  (математика), Гатауллина  Фәүзия  Гаммар кызы  (вожатый), Гайнетдинова  Нурзилә  Закир кызы (татар теле  һәм  әдәбияты), Маннанова  Әлфинур  Гафетдин кызы  (завуч,  рус  теле  һәм  әдәбияты), Фәттиев  Фирдәвес  Фәйзи улы  (хезмәт, физика), Нәбиуллина Лилия Әхәт кызы (пионервожатый), Рахманова Наймә Мәхмүт кызы (организатор, физика).

  Соңрак коллективка яшь укытучылар Камалиева  Фирдания  Әдһамовна (озайтылган  көн  тәрбиячесе, башлангыч класс), Мөҗипова  Асия  Фәрит кызы   (рус  теле  һәм  әдәбияты), Фәтхуллина  Альфира  Мәсхүт кызы (немец теле), Якупов  Ренат  Габделбәр улы (математика), Шәяхмәтова  Роза  Искәндәр кызы  (рус  теле  һәм  әдәбияты), Якупова  Алинә  Эдуард кызы (немец теле), Маннанов  Вагыйз  Вәкказь улы (озайтылган  көн  тәрбиячесе), Әскаров  Фәнис  Финавил улы (озайтылган  көн  тәрбиячесе), Шиһабиев  Илһам  Нәкыйп улы  (производствога  өйрәтү  мастеры) килеп кушылды.

  90 нчы еллар азагы 2000 нче еллар башында эшләп киткән укытучылар: Шәймәрданова  Лилия  Фәрит кызы (башлангыч класс), Павлова  Рәмзия  Исмәгыйль кызы  (инглиз теле), Абдуллин  Фәнис  Фердинант улы (озайтылган  көн  тәрбиячесе), Зарипова  Регина  Рәдиф кызы  (вожатый, рус  теле  һәм  әдәбияты), Хәкимова  Зөлфия  Данис кызы  (инглиз  теле), Газизова  Гөлнара  Илгиз кызы (татар  теле  һәм  әдәбияты), Сабиров  Альберт  Хәйдәр улы (физкультура), Гарипова  Гүзәл  Әдһәм кызы  (рус  теле  һәм  әдәбияты), Фәтхрахманова  Айгөл  Гаптелфәрт кызы (математика), Сабирова  Гөлназ  Илдар кызы (инглиз  теле), Глазкова  Ирина  Борисовна  (рус  теле  һәм  әдәбияты), Насыйрова  Роза  Газыйм кызы (рус  теле  һәм  әдәбияты), Фәттерова  Гөлгенә  Габделнур кызы, (математика).

  2000 нче елларда эшкә килгән укытучылар: Шигабиева Лилия Рәфкать  кызы (инглиз теле), Габделхакова Флюра Габдулла кызы (рус теле һәм әдәбияте), Галимова Фирдания Рафис кызы (озайтылган  көн  тәрбиячесе), Сираҗиева Ландыш Нурулла кызы (педагог-организатор), Гайнетдинов Илдар Борхан улы – директор, математика), Гайнетдинова Ләйлә Рафаил кызы (математика), Гыйниятова Алсу Азат кызы (вожатый, башлангыч класслар).

  Түбән Мәтәскә урта мәктәбе директорлары булып Хәкимов Данис Габделхәй улы 1984 -2002, Сәләхетдинов  Наил  Габделнур улы (2002), Гайнетдинов  Илдар  Борхан улы (2002-2008),  Гыйниатуллин Руслан Наил улы (2008-2014), Сәгъдиев Тимур Илдус улы (2014-2015). Бүгенге көндә мәктәп директоры булып Ибрагимов Алмаз Ринат улы эшли.

   Мәктәпнең укыту - тәрбия эшләре урынбасарлары булып Сафиуллина  Фәния  Зиатдин кызы (1984-1990), Маннанова  Әлфинур  Гафетдин кызы (1990-2002) эшләделәр. 2002 нче елдан бирле директор урынбасары булып Закирова (Нәбиуллина)  Лилия  Әхәт кызы эшли.

  Тәрбия  эшләре   урынбасарлары булып Гайнетдинова  Нурзилә  Закир кызы (1984-1986), Рахманова  (Фазылҗанова)  Наймә  Мәхмүт кызы (1986-1990), Нәбиуллина  Лилия  Әхәт кызы (1990-2002), Шакирова  Гүзәлия  Камил кызы  (2002-2003), Гайнетдинова Алсу Азат кызы (2009-2010), Нәбиуллина Гөлназ Раниф кызы (2010-2011) эшләделәр. Муллагалиева (Абдуллина)  Гүзәл  Нургали кызы 2003 нче елдан бирле директор урынбасары булып эшли.

Математика, информатика, физика укытучылары методик берләшмәсенең эшчәнлеге

(1984-2014 нче еллар)

     Габдрахимов Госман Габдрахим улы 1926 нчы елның 4 нче мартында Биектау районының Татар Әйшесе авылында туган. 1933 нче елда беренче класска укырга керә, башлангыч мәктәпне 1937 нче елда тәмамлый. 1937 нче елдан 1943 нче елга кадәр Дөбьязурта мәктәбендә белем ала, шул ук елны совет армиясе сафына чакырыла, кыска вакытлы әзерлек үткәннән соң, икенче Прибалтика фронтына җибәрелә, 1944 нче елның башыннан 1945 нче елның 31 нче январенә  кадәр сугышта катнаша. Каты яраланганнан соң, туган иленә кайтарыла.

     1945 нче елдан 1949 нчы елга кадәр Казан юридик институтында белем ала. 1949 нчы елдан 1953 нче елга кадәр Кайбыч районы прокуратурасында халык тикшерүчесе булып эшли, 1953 нче елдан Арча  районы Мөндеш җидееллык мәктәбенә эшкә билгеләнә. 1954/1956 нчы елларда Бөгелмә укытучылар инсти-тутын тәмамлый. 1955/1961 нче елларда Әгерҗе районының Тәбәрле җидееллык мәктәбендә физика, математика укыта, 1961/1963 нче елларда шушы ук вазифаны Арча районы Яңасала сигезьеллык мәктәбендә башкара. 1958/1965 нче елларда КГПИ ның физика – математика факультетында читтән торып укый. 1963 нче елдан Күпербаш сигезьеллык мәктәбендә физика, математика дәресләрен алып бара, 1984 нче елдан лаеклы ялга киткәнче, ягъни 1986 нчы елга кадәр, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә физика, математика, информатика дәресләрен укыта, класс җитәкчесе вазифаларын башкара. 

   2009 нчы елның 4 нче ноябрендә мәктәпнең 25 еллыгы билгеләп үтелде. Бәйрәмгә килгәч, Госман Габдрахимович һәм Нурзилә Закировна үзләренең укучылары Юсупова Роза,Фәсхетдинов Илнур, Шакирова Гүзәлия белән истәлек өчен карточкага төштеләр.

Әхмәтханова (Сәйфиева) Мөнәвәрә Шиһап кызы 1949 нчы елның 13 нче декабрендә Кама Тамагы районы Уразлино авылында туа. 1957 нче елда Уразлино сигезьеллык мәктәбенең 1 нче классына укырга керә. 1967 нче елда Олы Карамалы урта мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлый. Шул елны Казанга китеп, мех фабрикасына эшкә урнаша. Анда 5 ел эшләгәч, Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә. Тулай торакта тәрбияче булып эшли башлый.

   1975 нче елның март аенда тормышка чыгып, Арча районы Күпербаш авылында яши башлый. Ике ел Арчада культура бүлегендә эшли.

   1977 нче елдан Күпербаш сигезьеллык мәктәбендә математика укыта башлый.

   1984 нче елдан лаеклы ялга киткәнче, ягъни 2005 нче елга кадәр, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә математика укыта, класс җитәкчесе вазифаларын башкара. 1996 нчы елдан укытучы – методист.

   Гаиләсе белән Күпербаш авылында яшәделәр. Тормыш иптәше Илдус белән өч бала: ике кыз, бер егет тәрбияләп үстерделәр.

   2013 нче елның июнендә вафат.

   Газизова Алия Хәкимулла кызы 1960 нчы елның 28 нче апрелендә  Татарстан АССР Арча районы Күпербаш  авылында туа.
  1967 нче елны Күпербаш сигезьеллык мәктәбенең беренче классына укырга керә. Анда 6 нчы классны тәмамлагач, укуын Арчаның беренче номерлы мәктәбендә дәвам итә. 1977 нче елны урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика – математика факультетына математика бүлегенә укырга керә. 1981 нче елда укуны тәмамлап, Казанның 24 нче мәктәбенә озынайтылган көн группасына тәрбияче итеп билгеләнә. Гаилә хәлләре буенча, 1982 нче елны авылга кайта һәм Күпербаш сигезьеллык мәктәбенә озынайтылган көн группасына тәрбияче булып эшкә урнаша. 1984 нче елдан Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә эшли. Математика, информатика, кызлар өчен хезмәт дәресләрен укыта, класс җитәкчесе вазифаларын башкара. Хәзерге вакытта математика дәресләрен алып бара.
    1991нче елны “ Халык мәгарифе отличнигы “ дигән значок белән бүләкләнә, аттестация нәтиҗәләре буенча I категорияле укытучы исеме бирелә. 2003/2004 нче уку елында математика укытучыларының район конкурсында катнашып, “Иҗади эшләүче укытучы “ номинациясендә җиңү яулый.
     1981 нче елны Күпербаш егете Зиннур белән гаилә кора, өч ир егет тәрбияләп үстерәләр. 

    Фазылҗанова (Рахманова) Наймә Мәхмүт кызы 1960 нчы елның 1 нче февралендә Арча районы Мөндеш авылында эшче гаиләсендә туган. 7 яшьтә Мөндеш сигезьеллык мәктәбенең беренче классына укырга керә. Казанбаш урта мәктәбен тәмамлагач, 1977 нче елда Казан Дәүләт педагогия институтында укуын дәвам итә. Пионер, комсомол сафларында тәрбияләнә. 1981 нче елда институтның физика-математика факультетын тәмамлап, Арча районына эшкә кайта.
Бер ел Чембулат мәктәбендә (хәзерге Әтнә районы), дүрт ел Сикертән мәктәбендә укытканнан соң, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә эшли башлый. 4 ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була, физика һәм информатика дәресләре укыта. 
2004 нче елда “Яшь программист-2004” Республика конкурсында 10 нчы класс укучысы Гыйбадуллин Илназ җиңү яулады, 2006 нчы елда Д.С.Лихачевның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Культурное наследие и современность” республика конкурсында 9 нчы класс укучысы Сәгъдиев Айдар лауреат булды.
2002 нче елда “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, 2004 нче елда “Яшь программист-2004” Республика конкурсы җиңүчесе әзерләгән өчен Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде. 2011 нче елда Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамотасына лаек булды, 2012 нче елда “Наш лучший учитель” грантына ия булды.
Хәзерге вакытта гаиләсе белән Түбән Мәтәскә авылында яши. Тормыш иптәше Гамир шушы ук мәктәптә укытучы булып эшли. Өч бала үстерәләр. Олы уллары Алмаз Казан Дәүләт технология  университетын тәмамлады, гаиләсе белән Арчада яши. Икенче уллары Азат Казан Дәүләт университетының бишенче курсында, кызлары Гөлинә 11 нче класста укый.

Гайнетдинов Илдар Борһан улы 1976 нчы елның 16 нчы декабрендә Арча районы Түбән Мәтәскә авылында туа.
     1983 нче елда Түбән Мәтәскә башлангыч мәктәбенең хәзерлек классына кабул ителә. 1994 нче елда Түбән Мәтәскә урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия университетының математика факультетына укырга керә. 1999 нчы елда бу уку йортын тәмамлый.”Математика һәм информатика укытучысы” дигән квалификация ала.
     1999 нчы елның март аенда Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә технология дәресләрен алып бара башлый, физкультурадәресләредәукыта. 2002 нче елда мәктәпнең директоры итеп билгеләнә һәм 2008 нче елга кадәрТүбән Мәтәскә урта мәктәбен җитәкли, математика, татар әдәбияты дәресләре укыта.
     2011 нче елда 120 нче Арча профессиональ училищеның директоры итеп билгеләнә.
   Тормыш иптәше, 1 нче номерлы мәктәпнең география укытучысы Миләүшә Әгъләм кызы белән, ике кыз үстерәләр.

Якупов Ренат Габделбәр улы 1960 нчы елның 2 нче февралендә Татарстан республикасы Балтач районы Арбор авылында туа. 1967 нче елда Арбор сигезьеллык мәктәбенең 1 нче классына укырга керә. Сигезенче классны тәмамлаганнан соң, 1975 -1979 нчы елларда Арча педагогия училищесында белем ала. Юллама буенча Зәй районы Федоровка урта мәктәбенә эшкә китә. Анда математика һәм җыр дәресләре укыта. 1980 нче елда армия сафларына алына. 1982 нче елга кадәр Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт итә.  Армиядән кайткач, Арбор урта мәктәбенә военрук булып урнаша. 1986 нчы елда читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. 
1989 нчы елда гаиләсе белән Арча районы Түбән Мәтәскә авылына күчеп килә. Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә математика, информатика һәм физика фәннәре укыта. 
Бүгенге көндә Казанда Татнефтепровод оешмасында мастер булып эшли.

    Гайнетдинова (Сафина) Ләйлә Рафаэль кызы 1978 нче елның 27 нче июнендә Кукмара районы Зур Кукмара авылында эшче гаиләсендә туа.
   1985 нче елны Зур Кукмара урта мәктәбенә 1нче класска укырга керә. 
   1995 нче елны,урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика университетына укырга керә. 2000 нче елда бу уку йортын тәмамлап, математика укытучысы белгечлеге алып чыга. Шул ук елда тормышка чыга һәм Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә
 эшли башлый. Мәктәптә 2008 елның январена кадәр эшли.
2013 нче елның апреленнән Түбән Мәтәскә балалар бакчасы мөдире.
 Тормыш иптәше Гайнетдинов Илшат белән ике малай, бер кыз үстерәләр.

Хуҗина Мәүлия Равил кызы 1960 нчы елның 29 нчы августында Саба районы Керәнле авылында туган. 1967 нче елда  укырга кергән. 1975 нче елда мәктәпне тәмамлый һәм шул ук елда Арча педагогия училищесында укый башлый. 1979 нчы елда училищены тәмамлый һәм КГПИның физика – математика бүлегенә читтән торып укырга керә. Институтны 1985 нче елда тәмамлый.   
     1985 нче елның 15 нче августыннан 1990 нчы елга кадәр Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә математика укыта.                                                                 
     Хәзерге вакытта Арчаның 2 нче номерлы мәктәбендә математика укыта.

Фатхрахманова Айгөл Габделфәрт кызы 1981 нче елның 21 нче августында Шушмабаш авылында туа.
     1988 нче елны Шушмабаш урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә, аны 2003 нче елда тәмамлый.
    2005 нче елның 25 нче августыннан 2006 нчы елга кадәр Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә математика укыта.

Фәттерова Гөлгенә Габделнур кызы 1984 нче елның 26 нчы сентябрендә Ташкичү авылында туа. 2002 нче елны Ташкичүурта мәктәбен тәмамлый һәм Татар дәүләт гуманитар педагогия университетына укырга керә, 2007 нче елда тәмамлый.
     2008 нче елның 12 нче январеннан уку елы ахырына кадәр Түбән Мәтәскә мәктәбендә математика укыта.

Фәттиев Фирдәвес Фәйзрахман улы 1943 нче елның 16 нчы февралендә туа. 
   1986 нчы елның 16 нчы августыннан 1989 нчы елга кадәр Түбән Мәтәскә мәктәбендә физика, технология укыта.     
     Хәзерге вакытта Арча шәһәрендә яши.

Әскәрова (Сабирова) Резеда Әхәт кызы 1964 елның 5 июлендә Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында туа. 1971 елда беренче класска укырга керә.  1981 елны Олы Мәңгәр урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1985 елда институтны тәмамлый, Иске Төрнәле сигезьеллык мәктәбенә эшкә җибәрелә. 2008 елга кадәр Иске Төрнәле төп гомумбелем мәктәбендә математика укыта, 12 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара. 2008 елның августыннан Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә математика укыта башлый.
      Хәзерге вакытта гаиләсе белән Алга-Көек авылында яши. Тормыш иптәше Илдар белән ике бала үстерәләр. Уллары Зөфәр Казан авиация институтының 2 нче курсында укый, кызлары Дилбәр Казан технология университетының     2 нче курсында укый.

bottom of page