top of page

Сугыш хатлары

 Фәсәхиев Әхмәтхан Фәсәхи улының сугыштан язган хаты

 

   Хатны Арча районы Түбән Мәтәскә авылында туып үскән, сугышка киткәнче Арчада яшәүче Фәсәхиев Әхмәтхан (Әхми) хатыны Садыкова Рәбигага яза. Хат 1941 нче елның 29 нчы ноябрендә язылган. Штемпельдән күренгәнчә, хат Арзамастан 30 нчы ноябрьдә китә, Арчага 4 нче декабрьдә үк килеп җитә. Өчпочмаклы хатта адресны төгәл укып була: ТАССР, поселок Арский, улица Комсомольская, д. 52 Г-1. Хатны укугач, Әхмәтхан абыйның Ватан сугышының башланган көненнән үк сугышка китүен белдек. Сугыш башланган вакыттагы курку һәм билгесезлек тә сизелә хатта: кая баруларын ачык белмиләр, киемнәре җитәрлек булмаган, беренче тапкыр иптәшләрен югалту кайгысы... “Икмәк тә юк, акча да юк”, - дип язса да, үзе өчен кайгырмаска куша, танышы һәм якташы Сөнгатуллин белән бергә булуын әйтә. “Балаларга күп сәлам. Исән күрешүләрне көтеп, хуш”, - тәмамлый хатын Әхмәтхан Фәсәхиев. Фәсәхиев Әхмәтхан абый да, аның хатыны Садыкова Рәбига да укытучылар булганы билгеле. 1904 нче елда гади крестьян гаиләсендә туып, 12-13 яшеннән күрше төбәкләрдә эшләп йөреп Фәсәхиев Әхмәтхан белем ала алмаган. Тормыш иптәше Рәбига ярдәме белән укырга-язарга өйрәнә. Ике айлык укытучылар курсларын тәмамлый. Түбән Мәтәскә авылы яшьләрен укырга-язарга өйрәтә башлый, мәктәп мөдире вазифаларын башкара. 1935 нче елда Мөндеш авыл советы рәисе булып эшли башлый. Ул елларда укытучы хезмәте авыр булган. Көндезләрен балалар укытсалар, кичләрен авыл халкының наданлыгын бетерү белән шөгыльләнгәннәр. Рәбига апаның 70 нче елларда үзе сөйләгән бер вакыйгага тукталасы килә. “1930 нчы елны Югары Мәтәскә авылында кичке наданлыкны бетерү мәктәбенә килгән укучыларны үтерү теләге белән, мичкә тавык тизәге ташладылар. Барлык укучылар, кызлар һәм егетләр, искә агуландык. Ачулы кешеләрнең котыртуы белән бу эшне эшләгән хатынның үз малаеның укырга килмичә калып, мәктәптә бүген үләләр, дип сөйләвен ишеткән авыл малае гына безне коткарып калды”,- дип искә ала ул. 1940 нчы елда Әхми абыйны исполкомга инспектор итеп күчерәләр. Гаиләләре белән Арчада яши башлыйлар. Яшь вакытта армия хезмәтендә булмавын сәбәп итеп сугыш башлангач та аны сугышка алмыйлар. Ул үзе теләп фронтка китә.

       Фәсәхиев Әхмәтҗан Фәсәхи улына сугыштан исән-сау кайту насыйп булмаган, 1942 не елда хәбәрсез югалды дип кәгазь китерәләр. Кайда үлгәне дә, кайда күмелгәне дә билгеле түгел. Аның турында улы Илдус (инде вафат), Арчада яшәүче ике кызы Роза һәм Ләлә матур истәлекләрен саклыйлар. Фәсәхиев Әхмәтҗан Фәсәхи улының ике энесе Фәсәхиев Шакир һәм Мәгъсүмгә сугыштан кайту насыйп була. Шакир абый бер аяксыз кайта. Абыйсы һәм әтисе дә сугышта һәлак булалар.           Бу хатның сакланып калу да тарихы бар. Сугыш көннәре ераклашкан саен, сугышка кагылышлы һәр документ, һәр истәлек кадерлегә әйләнә. Мәктәп музеенда никадәр кадерле экспонатлар булмасын, алар арасында ник бер сугыш хаты булсын!? Минем бу сүзләремә җавап итеп, кайчандыр Арча туризм станциясендә методист булып эшләгән Ракова Фәридә Тәлгать кызы үзендә бер хат сакланып калуын, кемнеке икәнен белмәвен, турстанциянең подвалын җыештырганда табуын әйтте. Хат соңгы 20 елда Фәридә ханымда саклана. Кайчандыр, Арчада яшәүче Рәбига апа яисә улы Илдус турстанциягә биргән булганнардыр. Безнең авылга бөтенләй бәйләнеше булмасада, сугыш хатының копиясен алу да миңа шатлык булды. Хатны кат-кат карап, укырга тырышып карадым. Берникадәр вакыттан соң бу хатның үзебезнең авыл кешесе Фәсәхиев Әхмәтхан Фәсәхи улыныкы булуын аңладым. Арчада яшәүче кызы Ләлә апа һәм аның балалары, оныкларының ничек куануларын күрү әйтеп бетергесез булды.

 

Закирова Лилия Әхәт кызы, Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең тарих укытучысы, “Туган як” музее җитәкчесе

bottom of page