top of page

Ветераннарыбыз

 Хәкимов Данис Гаделхәй улы

 

    Хәкимов Данис Гаделхәй улы 1942 нче елның 1 апрелендә Арча районы Урта Курса авылында туа. 1949 нчы елда беренче класска укырга кереп, Югары Курса җидееллык мәктәбен 1956 нчы елда тәмамлый. Укуын Казанбаш урта мәктәбендә дәвам итә, 1959 нчы елда урта белем турында аттестат ала. Шушы елны Казан шәһәрендәге 1 нче номерлы техник училищега укырга керә, 1961 нче елда “Химия җиһазлар буенча слесарь-ремонтчы” дигән квалификация алып, бу уку йортын тәмамлый. Казан шәһәрендәге заводларның берсендә эшли башлауга, 1961 нче елның ноябрендә Совет Армиясе сафларына алына, 1964 нче елда армиядән кайта.

    Казан Дәүләт педагогия институтында укый. 1967 нче елың февраль аеннан Күпербаш сигезьеллык мәктәбендә үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. 1970 нче елда шул ук мәктәптә завуч булып эшли башлый. 1972 нче елдан Күпербаш мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

   1984 нче елдан Күпербаш мәктәбе Түбән Мәтәскә урта мәктәбе итеп үзгәртелү сәбәпле, шушы урта мәктәптә директор булып эшли.

     Хәкимов Данис Габделхәй улы 1985 нче елда “РСФСРның мәгариф отличнигы”, 1989 нчы елда “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә, 1987 нче елда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булды. 1991 нче елдан –“Әйдәп баручы укытучы", 1987 нче елда Татарстан укытучыларының IV съездында делегат була.

    Данис Габделхәй улы Түбән Мәтәскә мәктәбе төзелешенә, мәктәпне җиһазлауга зур көч куя. Аның җитәчелегендәге укытучылар һәм укучылар коллективы районда, республикада, Россия күләмендә билгеле. Күп санлы дипломнар, грамоталар - моның ачык мисалы.

  Тормыш иптәше, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Флера Мидхәт кызы белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр.

   Хәкимов Данис Габделхәй улы 2002 нче елдан лаеклы ялда. 2007 нче елда вафат.

Мәннанова Әлфинур Гафетдин кызы
 
      Мәннанова Әлфинур Гафетдин кызы 1947 елның 1 нче июлендә Арча районы Югары Мәтәскә авылында колхозчы гаиләсендә туа. (Рәс.) 1950 елда әти-әнисе Пермь якларына эшкә китә. 1955 елда Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендә укырга керә. Гаиләләре туган якларына кире кайткач, укуын Югары Мәтәскә башлангыч мәктәбендә дәвам итә. 1959 елда Мөндеш сигезьеллык мәктәбенең 5 нче классында укый башлый. 1963 елда бу мәктәпне тәмамлап, Арчаның Валентин Ежков исемендәге 1 нче номерлы мәктәбендә укый башлый.
      Урта белем һәм өлкән вожатый белеме алып чыга. 1966 елның 15 нче августыннан комсомол путевкасы белән Яңасала сигезьеллык мәктәбенә өлкән вожатый итеп җибәрелә. 1 ел вожатый булып эшләгәннән соң башлангыч мәктәпнең рус классларында белем һәм тәрбия бирә башлый.
     1969 нчы елның январь аеннан Мөндеш сигезьеллык мәктәбендә тарих һәм сызым фәннәрен укыта башлый. 1970 нче елдан рус теле укытуга күчә. 1974 нче елдан Мөндеш мәктәбе Иске Кырлай авылында күчерелә.
     1984 нче елның 15 нче августына кадәр бу мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1977 нче елда КГПИның рус теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып укып тәмамлый. 1984 нче елдан Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуга күчә, профсоюз оешмасына җитәкчелек итә. 1990 нчы елның 1 нче январеннан директорның укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкаруга күчә. 35 ел эшләү чорында “Өлкән укытучы”, “Укытучы- методист “, “Мәгариф отличнигы “, “ Хезмәт ветераны “ дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.
      Ире Вакъказ Гайфи улы белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. 2003 нче елдан лаеклы ялда.

Сафиуллина (Зыятдинова) Фәния Зыятдин кызы

  Сафиуллина (Зыятдинова) Фәния Зыятдин кызы 1934 нче елның 19 нчы декабрендә Күпербаш авылында колхозчы гаиләсендә туган.

  1943 нче елда Күпербаш жидееллык мәктәбенең 1 нче классына укырга керә.  1950 нче елда Күпербаш җидееллык мәктәбен бетереп, Арча педагогия училищесына укырга керә.

  1954-1957 нче елларда Чиләбе өлкәсе Багаряк районы Киров исемендәге колхозның ферма каршындагы башлангыч мәктәбендә эшли башлый.     1957 нче елда туган якларга кайта. Күлтәс, Югары Пошалым, Югары Мәтәскә башлангыч мәктәпләрендә, Мөндеш җидееллык мәктәбендә татар теле укыта.

 

 1960 нчы елда Күпербаш җидееллык мәктәбенә завуч һәм татар теле укытучысы итеп билгеләнә. Шуннан соңгы барлык эшчәнлеге Күпербаш мәктәбе белән бәйле. 1956/1961 нче елларда читтән торып укып югары белем ала.

  1976 нчы елдан лаеклы ялга киткәнче Фәния Зыятдин кызы башта Күпербаш, 1984 нче елдан Түбән Мәтәскә мәктәбенең укыту эшләре буенча завучы вазифаларын зур тырышлык, эшкә бирелгәнлек белән башкара, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

  1987 нче елда Сафиуллина Фәния Зыятдин кызына “Мәгариф отличнигы” значогы тапшырыла. 1990 нчы елдан лаеклы ялда. 2006 нчы елда вафат.

bottom of page