top of page

Түбән Мәтәскә  авылы тарихы

   XVI гасыр каберташлары

1 нче таш

          Борынгы текст: «...тарих тукыз йөз кырык сигездә Кунак Хуҗабай углы Җийан Хуҗа у... барганда кяфер кулындин шәһид булды...»

Каберташ хәзерге (милади) хисап белән 1541—1542 елда куелган.

2 нче таш

      Борынгы текст: «...тарих тукыз йөз кырык сигездә Кунак Хуҗабай углы Аман Хуҗа узганда-барганда кяфер кулындин шәһид булды...»
Әлеге каберташлар 1541 елда русларның Казан ханы Сафа Гәрәйгә каршы фетнәдә катнашып, Казан җиренә сугыш белән килгәнлекләре фактын күрсәтә.

     Фәнни әдәбиятта моннан тыш Кадрәк, Казиле, Кишмәт, Югары Аты, Югары Курса, Урта Аты авылларында да казан ханлыгы дәвереннән калган зиратлар, каберташлар булуы хакында мәгьлүматлар бар.

 

ХVII гасыр каберташлары

    Түбән Мәтәскә - ХVI гасырдан соң ХVII гасыр башында ук татар кабер ташы куелган бик сирәк урыннарның берсе. Борынгы текст: “... тарих мең ел узыб йегерме сигездә мөбарәк рәҗәб аенда ирде. Мамай углы Камашга Аллаһу тәгаля рәхмәт кылсын. Амин, раббел — галәмин, хәлале Каракайга Аллаһу рәхмәт кылсын” . Ташның куелу вакыты милади хисап белән 1619 нчы елның июнь — июль айларына туры килә.

http://tashlar.narod.ru/text/ahmetzanov-archa.htm

Арча төбәгенең эпиграфик истәлекләре   Марсель Әхмәтҗанов

      Яхшылыкны халык онытмас

 

    Элек-электән халык кое-чишмәләрне изге итеп санаган. Аларның күбесенең исемнәре гасырлар аша үтеп бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Әлеге исемнәр юкка гына бирелмәгән, бу кешеләр үз вакытында шул кое-чишмәләрне карап торучылар булганнар, алар турында бик күп риваятьләр яши.Сулыклар да вакыт үтү белән картая, ләм, үлән каплый, саегалар, тора-бара юкка чыгалар.

     Бәхеткә кар­шы, тирә-юнебездә игелекле бәндәләр дә аз түгел, алар ярдәме белән бик күп матур эшләр башкарыла.Узган җомгада Түбән Мәтәскә авылының олысы кечесе “Рус коесы” дип йөртелгән урынга җыелды. Авыл башындагы елгада тал-тирәкләр арасында яшеренеп яткан бу су чыганагын кое дисәң дә, чишмә дип атасаң да ялгыш булмас. Заманында авылны иң тәмле су белән тәэмин итеп торган ул. Казучысы, буралаучысы рус кешесе булган, кызганычка каршы, бу кешенең исеме билгесез, әмма аның кылган гамәле үлемсез.

    Шушы авылда туып-үскән Даниял Фәсәхиев авылы өчен күп яхшылыклар эшләгән кеше. Мәчет салуда, зират коймасын яңартуда аның өлеше зур. Инде менә “Рус коесына” чират җиткән. Шушы авылда яшәүче Нурислам Гафиятуллин, Камил Фәсәхиев, Наил Шәймуллин, Динар Җиһаншин тирә-юньне куаклардан чистартып, коены тирәнәйтеп, төзекләндереп “курчак өе”нә керткәннәр. Суны да хәзер төймәгә басып кына аласың. Караңгы төшүгә үзеннән-үзе ут кабына, яктыргач сүнә. Инешне чыгу өчен тимердән басма салынган.

    Коеның яңадан тууын матур тантана белән билгеләп үттеләр. Эскәмияләрдә шушы коедан су ташып гомер кичергән әбиләр, апалар утыра. Өстәлләрдә мул ризык. Тантананың Өлкәннәр көненә туры килүе, күктә кояш балкуы ямь өстенә ямь өсти.Беренче сүзне авылның иң хөрмәтле кешесе, имам- хатиб Нәкыйп Шиһабиев ала. Дин дә суга хөрмәт белән карауны иң изге гамәлләрнең берсе дип өйрәтә. Купербаш авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов, “Игенче” бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгать Закиров, район хакимияте исеменнән өлкәннәрне котларга килгән, шушы хуҗалыкта озак еллар җитәкче булып эшләгән Сәлим Гыймадиев иң матур теләкләрен ирештерделәр. Тантанада мәктәп укучыларының катнашуы да күңелле булды.

 

И.САХАПОВ. Яхшылыкны халык онытмас // Арча хәбәрләре.- 2008.- №120.- 8 октябрь.- 3 бит.

Судьба - пример!

 

      На железнодорожном вокзале города Казани, с поезда, который ехал с ранеными солдатами в тыл, двадцати двух летнего парня оставили умирать. Шакир бабай, который живым и здоровым уехал служить в армии, приезжает на родную землю без одной ноги... 

         Фасахиев Шакир появился на свет 19 сентября 1919 года в деревне Нижние Метески Арского района шестым ребенком в многодетной семье. С детства он растет способным к музыке и общительным мальчиком. Ни одно мероприятие в сельском клубе не проходит без его участия. И в кружке театра самодеятельности он был своим. Однажды, во время постановки спектакля "Чаткылар" Т.Гиззата, на сцене сельского клуба Шакиру приходиться играть роль одноногого молодого человека. Чтобы создать образ, он смастерил себе деревянную ногу. "Премьера" очень быстро завоевывает любовь зрителя и несколько раз ставится на сцене. Перед уходом в армию, подумав, что деревянная нога может понадобиться и после, он забрасывает её на чердак. В это время он наверное и представить себе не мог, что роль одноного парня очень скоро ему придется играть и на жизненной сцене.  

         Призвавшись на службу в армии, он два года служит в городе Чита. В один из летних дней 1941 года, когда Шакир со своими товарищами играл футбол, раздается команда: "Тревога, сбор через одну минуту". Солдатам, обрадовавшимся, забыв о мяче думая, что пришел приказ на демобилизацию, доводят шокирующую новость: "Германия внезапно начала войну, через несколько дней уезжаете на войну!" Парней, который знали про войну только из фильмов, в два дня забрасывают в очаг войны.  

       Сначала, для защиты от нападения Японии, солдат отправляют в Монголию. После победы на Сталинградской битвы становится ясно, что нападение Японии не будет и их отправляют на западный фронт около города Великие Луки. Здесь шли ожесточенные бои. "Погибших было так много, чтобы очистить дорогу для проезда танков и машин, трупы складывали штабелями в обе стороны" - вспоминал Шакир бабай. Так как они были с опытом службы, их назначают полевыми разведчиками.

         Зимой 1944 года, отряд разведчиков останавливается в деревне, от которого остались только печи. Чтобы хоть как-то согреться и отдохнуть они решили развести огонь в одной из печей. В это время взрывается мина, оставленная возле печи. Серьезное ранение в живот получает солдат по фамилии Захаров, у него даже вывалились наружу внутренности. Осколок мины также попадает в ногу Шакира. Бедный Захаров умоляет своих товарищей не оставлять его и солдаты, кое как сделав перевязку, несут его к своим, однако раненый солдат умирает в пути.  Дойдя до своих, их закрывают в старую конюшню до выяснения личности. Более двадцати дней они находятся в этой конюшне, не выяснив личности их даже не отправляют в госпиталь, оказав им только первую помощь. В это время у Шакира начинается гангрена раненой ноги. Уже в госпитале ему три раза ампутируют ногу. После чего, вместе с остальными ранеными его отправляют в сторону Сибири через Казань. В пути у дедушки поднимается температура, опять начинается гангрена. Подумав, что он не доживет, его оставляют в Казанском госпитале.

           Через 15-20 дней в Метесках появляется слух о том, что Шакир находится в госпитале в г. Казани. Оказывается, что парень, который еще до армии похоронил свою мать, во время войны еще потерял и отца. Его отца, Фасахи, насмерть сбил трамвай в Казани. И так обиженному судьбой парню, к слову "инвалид" добавляется и слово "сирота".

         Приехавшие проведать младшего брата сестры Рабига и Хадия, были шокированы его состоянием. Неоднократные операции по ампутации ноги сделали свое дело, в это время Шакир весил всего 38 кило. Хоть при нем и не говорили, но с выходом из госпиталя сестры причитают: "И Аллам, если б умер, так бы не мучился. Как он будет дальше жить. Родители умерли, кто за ним будет присматривать".

         После шести месяцев лечения в госпитале, Шакир бабай приезжает в родной дом. Встречать его вышла вся деревня. В трудные минуты ему всегда оказывают помощь, кто-то даже приносит протез. Однако он ни разу не надевает этот тяжелый как камень протез, всегда ходит на костылях. Чуть передохнув, он начал работать кладовщиком, через некоторое время его назначают мельником.

Возле него всегда толпились дети. Мальчишки приходили не только помочь, но и послушать разные сказки и, конечно, рассказы про войну. Возле мельницы у пруда мальчишки всегда ловили рыбу, а дедушка им говорил, подшучивая: "Дети, я там некоторым рыбкам крылышки красным цветом отметил, если поймаете, отпускайте, эти рыбки мои." Эти дедушкины истории до сих-пор вспоминают односельчане и красноперку называют "Рыбки дедушки Шакира".

        Так жизнь потихоньку налаживается, и Шакир бабай подумывает о женитьбе. Тем более в армию провожала одна  девушка. После возвращения  Шакир спешит к своей Мавзии. Он подходит к окошку и потихоньку говорит "Мавзия", и замечает что окошко не закрыто. Он сам этого не желая услышал разговор между Мавзией и её матерью. "Да ты что, собираешься замуж за этого инвалида? И как собираешься жить? Даже не думай выйти к нему! Если выйдешь, я не прощу! Если даже Вы выйдете попрошайничать, то он же даже не сможет ваше ведерко держать, в зубах понесёт?" Дедушке эти слова вонзились как стрела в сердце.

        Он очень сильно переживает, но через некоторое время, взяв себя в руки начинает встречаться с другой девушкой. Это девушка жила напротив, с мачехой и была моложе на семь лет. Звали её Хава. Через неделю они вместе с девушкой создали свою семью и всю жизнь прожили во взаимопонимании.               В 1946 году на свет рождается их первенец Ильдар. Через два года, в 1948 году родилась моя бабушка Рузиля. Только у их следующего сына Ильяса очень короткая жизнь - он умирает через сорок дней после рождения. В 1953 году точно в день смерти Сталина, от ангины умирает и шестилетний старший сын Ильдар. Его смерть Шакир бабай переживает очень сильно. Он всегда говорил: " Не дай бог кому пережить смерть своих детей!" В 1951 году, к радости родителей рождается еще один сын - Даниял, в 1953 году дочь Нурзида, в 1955 году сын Данир, в 1958 году Шамил, а в 1960 году приходит на свет младший сын Камил. Шакир бабай всегда говорил: « Если у меня родится внук, пока я жив, и его назовут "Ильдар", то мне уже и смерть не страшна» В 1970 году самой первой вышла замуж моя бабушка Рузиля за дедушку Ваккас. Учитывая пожелания отца, бабушка с дедушкой своего первенца назвали Ильдаром.

        Недавно, сын Шакир бабая Даниял абый увековечил память отца, восстановив заброшенный колодец в родной деревне Нижние Метески, назвав его "Шакир коесы" (колодец Шакира). А в 2011 году напротив родного дома открыл родник "Хава чишмэсе" в честь матери.

        Не сломившись перед такими испытаниями судьбы, заслужив большое уважение родных, односельчан, создав хорошую семью, воспитав детей и оставив после себя яркий свет, 22 апреля 1973 года, в возрасте 54 года Шакир бабай покинул этот мир. 

         Его судьба в наше время является примером для многих.  

 

Шайхуллина Гульшат Булатовна, ученица 9 класса Арской гимназии № 5 (16 лет). 2016 год.

Һава чишмәсе

 

      Әнием Фәсәхиева Һава Шә­вәли кызы 1925 елның 1 ию­лендә дөньяга килә. Аны үз анасы карап үстермәгән. Ике айлык вакытта әниебезне үз балалары булмаган Хәтимә әби белән Шәвәли бабай күрше авылдан алып төшкән. Ачыргаланып күкрәк сөте сорап елаган нарасыйга карап сыкранган Хәтимә әби: “Бер өч-дүрт ай гына имезеп тор­массыңмы икән”, – дип, кеч­кенә Һаваны кире әнисенә менгереп биргән булган. Әби чыгып китүгә, өйдәгеләр баланы ишегалдына чыгарып куйганнар. Бик каты бала елаган тавыш ишетеп, Хәтимә әби баланы кире алып төшеп киткән. Шулай итеп безнең әни чит кешеләрнең бер баласы булып үсә. 

       Әниемнең яшьлеге авыр сугыш елына туры килә. Урман ки­сү, окоп казулар... Санап бетер­мәслек чиксез авыр эш эләгә кадерлебезгә. Тиздән әниемнең әтисе – безнең Шәвәли бабай – окоп казырга киткән җирдән кире кайтмый, вафат була. Дөрес, сугыш чорында берәүгә дә җиңел булмый анысы.  

     ...1944 елның ахырында авылга сугышта бот төбеннән бер аягы киселгән Шакир исемле егет кайта. Туган якларына кайтканда егетнең әти-әнисе бакыйлыкка күчкән була. Гарип егет шыр ятим кала. Тик шулай да бер­дәнбер өмет чаткысы яши әле анда. Сугышка киткәнче йөргән кызы янына килеп карый. Аның: “Мин гарип белән гомер итмим”, – дип кире боруы шушы соңгы тамчы өметен дә юкка чыгара.  

    Шакир күршедә яшәүче Һава исемле кызга тәкъдим ясый. Нибары ике атна гына очрашып йөргән ике ялгыз озакламый бергә тормыш корып та җибәрә. 1945 елда, сугыш беткәч, өйлә­нешә алар.  

      Авыл халкы бу күренешкә: “Унтугыз яшьлек кыз аның белән яши алыр микән?” – дип шакката. Яшьрәк кызлар: “Һава апа Шакир абыйга барган”, – дип кызганып елыйлар икән. Олырак Рауза апа шул вакыт: “И кызлар, еламагыз! Һава бүген туйганчы кабартма ашый, ичмасам”, – дигән.  

     Аллага шөкер, әни белән әти авылда искитәрлек үрнәк гаилә булып яшәделәр. Безнең әти, ничек кенә авыр булса да, нинди генә газап утларында янса да, төшенкелеккә бирелми. Алты бала – дүрт малай һәм ике кыз үстер­деләр. Әнинең әле җиденчесен – әтине дә карыйсы бар. Әти еш кына: “Һава, оекбашның берсен генә бирдең бит. Икенчесе кайда?” – дип шаярта торган була. Бичара әни инде эзләп арыгач кына әтинең аягы берәү генә икәнлеген исенә төшә.

    Әни төрле кул эшләре тота иде. Тормышны алып барырга әз генә файдасы булыр дип, мамык шәл бәйләп сатты. Колхозда бер көн дә эштән калмады. Буш вакытларында безгә барыбызга да күлмәк тегеп кидертә, оекбашлар бәйли. Аның дүрт-биш җирдә эшләре тезелеп тора: шәл бәйләү өчен мамык аялау, җеп эрләү, оекбашлар ямау, күлмәк тегү, чалбар ямау...

     Торырга өйләре иске була. Урман кисеп, өй салырга тотыналар. Әти бер аяк белән урман кисә алмый бит инде. Җиде айлык көмәне булган әни туганыбыз Нәскать абый белән, өй салырга дип, агач кисеп алып кайталар. Бик күп газаплар белән өйне җитештерәләр. Барысы артыннан әни йөри, әни чаба.

      Безнең әти, сугыштан кайткач, тегермәнче булып эшли. Безне бик иртә – 54 яшендә калдырып китте. Әнигә алты баланы үсте­реп, тормыш юлына бастыру кала. Әти үлгәч, аның урынында тегермәнче эшен дәвам иттерә. Колхоз малларына фураж тарта. Кышкы суыкларда да тегермәндә, аз гына буш вакыты булса, кул эше тотып утыра иде. Авыл ке­шеләренең барысының да ашлыгын он итеп тартып бирә. Аның янына күрше авыллар да күп килә иде. Әни лаеклы ялга чыкканчы тегермәнче-механизатор булып эшләде. Малайлар эшкә ярый башлагач, әнигә гел булыштылар.

       Кызганыч, әниебез дә безне бик иртә калдырып китте. Безнең яшәгән чорны хәзерге яшьләр чоры белән чагыштырып та булмый. Тормыш алга таба бара, Аллага шөкер.

      Хәзерге вакытта барыбыз да бик яхшы тормышта яшибез. Без, алты бала, барыбыз да әнигә мең рәхмәтле. Әниебезнең исемен мәңгеләштерү өчен, энем Даниял йорт каршына чишмә-самавыр ясап куйды. Бар халык, юлчылар “Һава чишмәсе” дип, су алып китә. Безнең авыл аркылы үткән юлчыларны кадерле әниебезнең истәлеге булган бу самавырдан су эчәргә чакырабыз. Суы бик шифалы аның.

 

Рүзилә Хөснетдинова.

Арча районы Түбән Мәтәскә авылы

 

(“Ватаным Татарстан”, № 99, 28 июнь, 2013 ел)

http://www.vatantat.ru/index.php?apg=741

 Горурлыгыбыз безнең!

Съезд  вакытында төшкән күпләгән фотолар арасыннан бусы аеруча истәлекле. Бабам белән янәшәдә Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев басып тора.

      Мин сезгә әтиемнең әтисе, ягъни минем бабам – Шәяхмәтов   Искәндәр  Нурмөхәммәт улы турында сөйлисем килә. Мин үземнең бабамны бик яратам, хөрмәт итәм һәм аның белән горурланам.

          Минем бабам  сугышта  соңгы иң  авыр   елларда 1946 нчы елда Түбән  Мәтәскә авылында дөньяга килә. 1953 нче елда Түбән  Мәтәскә башлангыч мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә укыганда ук төпле акыллы, сабыр, җитди карашлы булуы белән укытучыларның игътибарын җәлеп итә ул. Әмма минем бабама урта мәктәпне тәмамлау насыйп булмый. Казанбаш  урта мәктәбендә тугызынчы класста укып йөргәндә бабамның әтисе үлә. Бабам  укуын ташлап эшкә керергә мәҗбүр була. Тракторчы булып эшли. Җәйләрен  комбайн ярдәмчесе, шактый вакыт ферма мөдире вазыйфаларын да башкара.  Ул вакытта сырган бишмәт киеп, фермада сәнәк тотып эшлэп йөргән  үсмер  егет шул тырыш хезмәте, гадилеге һәм гаделлеге белән еллар үткәч авылның данлыклы, мөхтәрәм кешесе булыр, заманында күпләр хыялланырга да  кыймаган  Мәскәүнең съездлар сараенда тулы хокуклы делегат булып, СССРның атаклы  шәхесләре  белән аралаша дип кем уйлаган? Ләкин әле бабама мондый югарылыкка күтәрелгәнче түбәннән югарыга таба шактый  баскычлар атларга туры килә.

           Белемгә, яңалыкка омтылышы тормыш мәшәкатьләреннән өстен чыга. Бабам башта Күпербаш сигезьеллык  мәктәбе каршында оештырылган кичке Казанбаш урта мәктәбен, соңрак Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.

           --15 яшьтән сукачы, “ Сталин – 5” комбайнында салам төшерүче булып йөрдем. Ике ел тракторчы, өч ел ферма мөдире булып эшләдем. Мин эшли башлаганда дуңгызлардан елына 5-6 бала алына иде. Бер елдан инде 15 әр дуңгыз баласы алуга ирештек. Мөгезле эре терлекләрдән 900 әр, җәйләрен 1200 әр грамм үсеш алдык, - дип искә ала бабам.

          Менә 43 нче ел инде бабам  Түбән Мәтәскә авылы бригадасына җитәкче. Аның шушы чор эчендә  башкарган хезмәтләре  авыл халыкының күз алдында. Хезмәтләре өчен бабам колхоз, район, республика тарафыннан да лаеклы бәя алган. Өч дистәгә якын  Мактау грамоталары, “ Ярышта җиңүче”, “Бишьеллыклар ударнигы” билгеләре, медальләре, “Мактау билгесе” ордены, рәсеме район мактау  тактасына куелуын раслаган таныклыклар, республика партия конференцияләрендә һәм КПССның XXVI съездында  катнашуы турында  мандатлар – бер минем гади генә бабам өчен күп тә тоела миңа. Ләкин болар барысы да минем бабам яулаган үрләрнең нәтиҗәсе.

          Әбием Гөлсинә белән өч бала тәрбияләп үстегәннәр. Ике кызы һәм улы да  үзе шикелле  хезмәт сөючән, тырыш. Бабамның лаеклы  ялга чыкканына да 5 ел булды. Ләкин ул яраткан хезмәтеннән әле дә аерылырга теләми,  эшләп йөри.

Шәяхмәтова Сафия, 2011.

Авылдашыбыз Һава Хәмидуллина

bottom of page